Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

БӘРӘҢГЕ НИК КЫТЫРШЫ?

Быел бәрәңгебез кытыршы булып үсте. Шул ук сорт башка урында яхшы үскән. Туфрактан шулай булганмы, әллә берәр авырумы?

Сорауга авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс ХӘЛИЛОВ җавап бирде:
— Бәрәңгегез кутыр (парша) авыруына бирешкән. Паршаның билгесе — 3-8 мм диаметрлы түгәрәк “кутырлар” чыгу. Бу чир бәрәңгенең сыйфатын боза, чүпкә күп чыга. Икенчедән, кутырлаган урыннан бәрәңге эченә башка куркынычрак авырулар, черек чире споралары керү өчен юл ачыла.
Чир чыганагы зарарланган бүлбеләрдә һәм туфракта саклана. Чирдән зарарланган бәрәңгене орлыкка салмагыз. Парша туфракта 3-4 ел саклана. Нейтраль реакцияле туфракта һәм известь, шулай ук саламлы тиресне күп керткәндә, көчле тарала. Эссе һава торышы да моңа этәргеч бирә. Төп көрәш чаралары: культураларны чиратлаштыру, бәрәңгене элекке урынына 4 елдан да алдан кайтармау һәм зарарланган бәрәңгене утыртмау. Чирне кисәтү өчен, бәрәңгене алганнан соң, туфракка 5 %лы бакыр купоросы сиптерәләр, язын утыртыр алдыннан орлыклык бәрәңгене 5-10 минутка 3 %лы марганцовка эремәсенә салып торалар. Кутыр авыруына бик бирешми торган: “Детскосельский”, “Гатчинский”, “Невский” һәм башка сортларны утыртырга тырышыгыз.
Парша авыруыннан зарарланган бәрәңгеләр черек чиренә бирешмәсен өчен, базда температура +1...+4 оСтан югары булмаска тиеш.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев