Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Чираттагы чәчкәләргә гашыйк гаиләбез Нөнәгәр авылында яши

Авыл җирлекләрендәге матурлык тудыручы, тирә-юньне гөлгә күмеп, ямьгә төрүче гаиләләр белән таныштыруны дәвам итәбез ??

Хөрмәтле райондашлар! ???☀️?✨??? Авыл җирлекләрендәге матурлык тудыручы, тирә-юньне гөлгә күмеп, ямьгә төрүче гаиләләр белән таныштыруны дәвам итәбез ?? Чираттагы чәчкәләргә гашыйк гаиләбез Нөнәгәр авылында яши. Зарипова Фәния ханым килене Алисә белән ишегалларында искиткеч гүзәллек барлыкка китергәннәр ??????✨

– Ел саен җәйгә алдан әзерләнәбез. Тәрәзә төпләренә яраннар утыртабыз. Кыш буе бәби караган кебек тәрбиялибез аларны. Яз көне җиргә чыгарабыз. (Көзен яшь ботакларын алып утыртабыз). Март айларында петуния орлыклары чәчәм. Орлыкны сатып алмыйм, көзлектә җыеп киптерәм. Берәр айдан малайлар белән контейнерлар ясап, һәр үсентене күчереп утыртабыз. Калган беръеллык чәчәкләр белән дә нәкъ шулай эшлибез. Ишегалдында беръеллык та, күпъеллык та чәчәкләр бар. Беръеллыкларга тәрбия бик күп кирәк. Бердәмлектә – көч дигәндәй, бергә-бергә эшләгәндә, бакчаларны шулай шау чәчәккә күмеп була, - ди Алисә ханым ????

ЯЗЫГЫЗЧЫ, ДУСЛАР, СЕЗГӘ ОШЫЙМЫ? ☺️ ТАГЫН КЕМНЕҢ ИШЕГАЛДЫНДА ШУНДЫЙ ЧӘЧКӘЛЕ БАЙЛЫК, ЯЗЫГЫЗ, ФОТОЛАР ҖИБӘРЕГЕЗ, БЕРГӘЛӘП КАРЫЙК, СОКЛАНЫЙК ☺️???

@baltasinskii_raion

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга бакчачылык