Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Помидорның чәчәкләре коела: нәрсә җитми?

Беренчедән, һава торышына бәйле бу. Помидорның серкәләре төнлә барлыкка килә. Төнлә 15 градус җылы булмаса, серкә җитешмичә кала һәм чәчәкләр коела.

– Помидорның чәчәкләре кибеп, өзелеп төшә. Нәрсә җитми икән?

Наилә Исхакова. Балтач.

Беренчедән,  һава торышына бәйле бу. Помидорның серкәләре төнлә барлыкка килә. Төнлә 15 градус җылы булмаса, серкә җитешмичә кала һәм чәчәкләр коела. Серкәләнү иртән 9–11 сәгать аралыгында була. Бу вакытта помидор сабакларын селкетеп алу әйбәт. Теплицада һава температурасы 30–32 градустан артып киткән очракта  серкәләр һәм чәчәкләр кибеп коела. Икенчедән, помидор куаклары куе утыртылган булмаска тиеш. Юкса алар арасында һава йөрми, астан дым бәреп торганлыктан, чәчәкләр коела. Өченчедән, чәчәк атканда, суны сирәк сибәргә кирәк. Теплицадагы дымлылык 60–70 проценттан артып киткәндә, чәчәкләр серкәләнмичә кала. Дүртенчедән, чәчәк ату чорында калий, фосфор белән тукландырырга кирәк. Яфракларына көл суы бөркү дә бик файдалы. Фитофтороз башланса да, помидор чәчәкләре кибеп коела. Чир таралмасын өчен теплица эченә, капкачын ачып, берничә савыт йод куярга мөмкин.

Ватаным Татарстан

pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга