Помидорларны фитофторозадан саклар өчен сөт яки сөт сыворыткасына бер тамчы йод тамызып сибәргә кирәк
Шәмәрдәндә яшәүче тәҗрибәле бакчачы Илсөяр Кәбировадан зур уңыш алу өчен 8 киңәш
— барлык яшелчәләргә дә су сипкәндә нашатырь спирты сибәргә (10 литрга 2 аш кашыгы);
— шулай ук яшелчәләр чүпрәне дә бик ярата. 100 грамм чүпрәне 10 литр суда эретеп сипсәң, яшелчәләр гөрләп үсә;
— чөгендер баллы булсын өчен, тишелеп чыккач һәм сирәкләгәч аш тозы эремәсе сибәргә (10 литр суга бер стакан). Бу кишер, суган, сарымсак өчен дә бик файдалы;
— помидорларны фитофторозадан саклар өчен сөт яки сөт сыворыткасына бер тамчы йод тамызып сибәргә кирәк. Җәй буена берничә тапкыр кабатласаң, яхшырак;
— помидор һәм кыярларга 10 литр суга 20 тамчы йод кушып ясалган сыекчаны вегетация чорында берничә тапкыр сипсәң, бөреләре күбәя һәм авыруларга каршы торучанлыгы арта;
— суган көпшәкләнмәсен өчен утыртыр алдыннан чәй содасы эремәсенә салып торырга кирәк. Бер литр суга бер чәй калагы сода алына;
— иртә яздан җиләкләргә марганцовка эремәсе сибәргә, ә чәчәк атар алдыннан йод эремәсе. 10 литр суга — 10 тамчы;
— йод эремәсен шулай ук кәбестә дә бик ярата. Чәкән ясала башлаганда сибү яхшырак. 10 литр суга — 40 тамчы. Һәр төп кәбестәгә бер литр эремә кирәк.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев