Чараның икенче өлешендә балалар Россия триколоры төсләре белән брошь ясадылар
22 августта илебездә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Россиядә бер генә бөтенхалык бәйрәме дә дәүләт әләмен күтәрмичә узмый. Балаларда патриотизм тәрбияләү үз Ватаныбызның гореф-гадәтләрен белүдән башка мөмкин түгел.
Бәйрәмне каршылап, 21 август көнне “Балтач” ял паркында Балтач Үзәк балалар китапханәсе каршында эшләп килүче “Салават күпере” клубының “Частичка флага на груди” дип исемләнгән мастер-классы үтте. Чараның беренче өлешендә катнашучылар Россия Федерациясенә багышланган энциклопедияләр белән таныштылар, Россия флагындагы төсләрнең әһәмияте, аның барлыкка килү тарихы һәм дәүләтебез өчен әһәмияте турында сөйләштеләр. Чараның икенче өлешендә балалар Россия триколоры төсләре белән брошь ясадылар.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев