Суганны утыртуга әзерләү
Үзегезгә саклап куегыз!
Утыртыр алдыннан вак суганны 5-6 көн 25 градуста таратып, яхшылап киптерәбез!
Утыртасы көнне иң элек 3 сәгать тозлы суда тотабыз (1 л суга 1 аш кашыгы тоз), аннан чайкатабыз.
Шуннан сыеграк марганцовка эремәсендә 2 сәгать тотабыз, чайкыйбыз. Бу эшләр суганның авыруларга каршы торучанлыгын арттыра!
Әзрәк кипшетеп алгач, утыртырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев