Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Танылган биолог-бакчачы Ризилә Гафарова: «Химикатлар кулланганым юк»

Август аенда бакчада эшләнергә тиешле эшләр турында тәҗрибәле райондашыбыз киңәшләре.

– Ризилә ханым, августта бакчада эшләнергә тиешле эшләр турында сөйләгез әле.
– Мин үзем бернинди химикатлар кулланмыйм. Шуңа күрә үзем ничек эшлим, сезгә дә шулай сөйлим. Барысы да гади генә киңәшләр инде. Август бакча җиләген утыртып калу вакыты. Халыкта аны виктория диләр. 20 августларга кадәр утыртып калу отышлы. Мин үзем рәт араларын кырыкка-егерме биш сантиметрлы схема белән утыртам. Җиләккә иң уңышлы «күршеләр» булып суган, сарымсак, борчак, кишер, фасоль санала. Ә помидор, бәрәңгене җир җиләге яратмый. Җир җиләге утыртканда тирес түгел, черемә куллану отышлы. Черемә җирне ачыта. Ачытмас өчен һәр төпкә бер стакан агач көле сибәргә кирәк. Ул микроэлемент буларак та, калийлы ашлама буларак та файдалы.

Алынган суган, сарымсак түтәлләренә сидерат культуралар – борчак, рапс, бодай, дезинфекция максатыннан горчица чәчсәк бик әйбәт. Быел күбебездә суган уңышы суган чебененнән зарарланды, бу җирләргә горчица сибеп калдырсак отышлы булыр.

Августта помидор культурасы белән дә эш җитәрлек. Помидорны даими ботап торабыз. Быел бик коры килү сәбәпле, моңарчы без помидорга ачык грунтта 4-5 көнгә бер мәртәбә генә су сипсәк, быел көнаралаш су сибү отышлы. Фитофтораны булдырмас өчен су сипкәннән  соң яңа өзелгән кычыткан җәйсәк, файдалы. Җиргә бер ботак та, бер яфрак та тияргә тиеш түгел. Помидор куагының өскә үсүен туктату максатыннан очларын өзәбез. Кайберәүләр август аенда помидорның бөтен яфракларын өзеп бетерәләр. Болай эшләү дөрес түгел. Яфрак ул фотосинтезлау чыганагы. Шуңа күрә өске якта яфраклар калырга тиеш. Куак бик нык тармакланып, куерган булса, сирәклибез генә. Помидорны фитофторадан саклау өчен мин үзем әче су – эремчек суы сибәм. Бергә-бер сыеклыйм да, пульвизатор белән сиптерәм. Лейка белән сипкәндә бер өлешкә дүрт өлеш сыекларга кирәк. Моны инде август аенда гына түгел, җәйге чорда да биш-алты тапкыр кабатлыйм.

Болары яшелчәләр турында булды. Ә хәзер сүз җиләк-җимеш агачлары турында. Ел коры килү сәбәпле, барлык җиләк-җимеш агачларына да бу чорда су сибәргә кирәк. Зур алмагачларга бер төпкә 20 чиләктән дә ким булмаган күләмдә, чияләргә 9-10, карлыганнарга 4-5 чиләк исәбеннән су сибәргә кирәк. Уңыш биреп бетергәннән соң барлык агачларның да көче бик нык кими. Су аларга киләсе елга көч җыю өчен кирәк. Тик суны бер генә культурага, бер генә агачка да артыгын сибәргә ярамый. Әгәр дә артык сибәбез икән, аларда яңадан вегетатив ботаклар үсә башлый. Бу ботаклар кышка ныгып керми һәм алар өшүчән була.

Шулай ук барлык агачларга, куакларга да санитар кисү үткәрергә: авыру, карт, каралган, зарарланган ботакларны кисәргә, карлыган, кура җиләге ише куакларны сирәкләргә кирәк. Карлыган буенча бер фикер генә өстим. Июль-августта аларның яңа бөреләре формалаша. Шуңа күрә августта карлыганга аеручы игътибар бирергә кирәк. Бер төпкә, әйткәнемчә, 4-5 чиләк күләмендә су сибәргә,  санитар кисү вакытында җиргә тия торган ботакларын калдырмаска, сирәкләргә кирәк. Гомумән, карлыган никадәр куе булса, аның уңышы шулкадәр ким була. Моны да истә тотарга кирәк.

Август ахыры сентябрь башларында агачларның кәүсәләрен агартып чыгабыз. Мин үзем ике өлеш кызыл балчык, бер өлеш сыер тизәге, бер өлеш известь, бер стакан көл кушып, су салып, сыек сметана хәленә китерелгән масса белән, кәүсәләрне агартам. Ул бик матур, аксылрак кызгылт төстә була һәм болай эшләгәндә көз көне бер генә бөҗәкнең дә личинкалары кәүсәгә кереп калмый. Икенчедән, кызыл балчык булганга, бу акшар көзге яңгырларда юылмый. Яз көне исә ул агачларны язгы көйдергеч кояш нурларыннан саклый. Гомумән, агачларны яз көне түгел, көздән агартырга кирәк.

Без үзебез чүп үләннәрнең берсен дә әрәм итмибез. Бер өлешеннән ачыткы ясыйбыз. Артып калганын шифер белән әйләндереп алынган ике махсус кечкенә генә урын бар, шунда чиратлаштырып җыйнап, черетәбез. Бәрәңге, помидор, чәчәк сабакларын да ташламыйбыз. Алар барысы да менә дигән ашлама.  Табигатьтә тулы әйләнеш булырга – җирдән алынган бөтен әйбер кире җиргә кайтырга тиеш.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев