Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Яшелчә бакчасын планлаштырабыз

Яшелчә бакчасында чәчү алмашын саклау бик мөһим шарт. Ул уңышны арттырырга, шул ук вакытта корткычлар һәм авырулардан сакланырга да булыша

Бәрәңге — узган елны кыяр, кәбестә үскән урында яхшы үсәчәк. Аны помидор, борыч, физалистан соң утыртмаска кирәк.
Кәбестә — кыяр, бәрәңге, томаттан бушаган урынны ярата. Редис, шалкан үскән урынга туры килмәсен.
Кишер — бәрәңге, томаттан соң яхшы үсә.
Чөгендер — бәрәңге, кыяр, суганнан соң әйбәт үсә.
Башлы суган — кәбестә, кыяр, бәрәңге, яшел тәмләткечләрдән соң яхшы үсә. Былтыр сарымсак үскән урынга утыртмагыз.
Томат — узган ел кәбестә, кыяр үскән урынны ярата.
Баклажан — кәбестә, кузаклылар, кыяр үскән урынны ярата. Борыч, томаттан соң баклажан үстермәгез.
Борыч — кәбестә, чәчәкле кәбестә, кузаклылар, кыяр үскән урынны ярата. Баклажан, кабактан соң начар үсә.
Петрушка — кәбестә, кыярдан соң яхшы үсә. Кишер, пастернак, сельдерейдан соң начар үсә.

Мөслим кызы Алсу @alsu_raf_ менә ничек тигез итеп түтәлләр ясаган! 
Дуслар, ә сез түтәлләрне ничек ясыйсыз? Чәчү алмашын саклыйсызмы?

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_7939%2Fall

Фоточыганак: http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/ttlne-kzdn-kazyrgamy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев