«Ватанны саклаучылар» елы кысаларында мәктәптә үткәрелгән бу акциянең максаты – үзебезнең якташларга ярдәм күрсәтү, аларга хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен җиткерү
Балтач урта мәктәбе хезмәткәрләре, укучылары ата-аналар белән берлектә махсус хәрби операциясендәге егетләргә чираттагы гуманитар ярдәм туплады.
«Акциядә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт белдерәбез. Аларның тырышлыгы һәм ярдәме җәмгыятьтә яхшы үзгәрешләр кертүдә мөһим роль уйный. Шулай ук, бу эшләр киләчәктә дәвам итәр дип ышанабыз», ди мәктәп дирекциясе.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев