Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

«Безнең максат бер генә — Җиңү»

Җиңү армиясенә кушылып, 25 мартка кадәр контракт төзеп була

«Безнең максат бер генә — Җиңү. Син дә Җиңү армиясенә кушыл, 25 мартка кадәр контракт төзеп, бер мәртәбә бирелә торган 400000 сум акчаны ал. Моның өчен күп вакыт кирәкми, бары тик бер урында гына сәгать ярымлык медкомиссия үтәсең. Ә махсус операция башланганнан бирле алгы сызыкта булган хәрби иптәшләрең сиңа терәк булачак, өйрәтәчәк, ярдәм итәчәк».

Әлеге белдерү буенча Казан шәһәренең контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктының өлкән инструкторы, прапорщик Галәветдинов Илназ Илдарович белән әңгәмә корып алдык.

— Илназ Илдарович, сезнең оешма нәрсә белән шөгыльләнә?

— Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты контракт буенча хәрби хезмәткә барырга теләк белдергән гражданнарны сайлап алу, рәсмиләштерү белән шөгыльләнә.

— Контракт нинди срокка төзелә?

— Контракт 1 елга төзелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 1 елга контракт төзегән гражданнар Россия Федерациясе Оборона министрлыгыннан 195 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү ала.

— 195 000 сумнан тыш, контракт төзегән гражданнар тагын нинди түләүләргә өмет итә ала?

— 195 000 сумнан тыш, безнең төбәк, региональ түләүләр каралган төбәкләрдән булганлыктан, контракт буенча хәрби хезмәткә алынган гражданнар Татарстан Республикасыннан 205 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү ала. Әлеге региональ түләү Татарстан Республикасы хәрби комиссариатларында контракт төзегән башка төбәкләрдән килгән гражданнарга да каралган. Шуның нигезендә, Татарстан Республикасында контракт буенча хәрби хезмәткә керүче гражданнар 400 000 сум акча ала.

— Матди яктан стимуллаштыру турында сөйләшәбез икән, шуңа да ачыклык кертик: махсус хәрби операция узу зонасында катнашучы хәрбиләр ничә сум акча ала?

— Махсус хәрби операция уздыру зонасында акчалата тәэмин итү 210 000 сумнан башлана.

— Контракт буенча хәрби хезмәткә алыну өчен күпме вакыт кирәк?

— Бүгенге көндә, контракт буенча хәрби хезмәткә алыну өчен барлык чараларны гражданнар бер тәүлек эчендә үтә ала, рәсмиләштерү өчен паспорт кына кирәк булачак. Рәсмиләштерү процессы, шул исәптән медицина тикшерүе, шулай ук хезмәт урынына бару бушлай каралган.

— Контракт буенча хәрби хезмәт турында тулырак мәгълүматны каян алырга була?

— Тулырак мәгълүматны яшәү урыны буенча хәрби комиссариаттан алып була. Кайнар линия буенча 117 хезмәте дә эшли һәм хәрби хезмәткә сайлап алу пунктының (1 разряд) 8(843)221-44-52 (Казан шәһәре) телефон номеры буенча тәүлек әйләнәсе мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: контракт буенча хезмәт