Смәелнең контрактчы егете диплом алды
Батырлык

Смәелнең контрактчы егете диплом алды

Салават югары белемгә ия булды

Салават Шәмсетдинов — Смәел авылы егете, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә хезмәттә.

Шушы көннәрдә Салават Казан технология университетын читтән торып тәмамлап, югары белемгә ия булды, хәрби операциягә кадәр башлаган укуын ташламады.

Нефтьче-инженер һөнәрен үз иткән батыр егетебез Салават Марат улын укудагы уңышлары белән һәм дә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чын йөрәктән котлыйбыз, яудан да җиңүләр белән кайтуларын телибез.


Контрактчы егет

Нет комментариев