Ор авылында Җиңү көнен каршы алырга әзерләрме? (фото)
Бөек Җиңүгә-78 ел

Ор авылында Җиңү көнен каршы алырга әзерләрме? (фото)

«Чиста һәйкәл» акциясендә катнаштык.

Ел саен Бөек Җинү көне алдыннан мәктәп укытучылары, тәрбиячеләр,техник хезмәткәрләр, клуб хезмәткәрләре белән бергә һәйкәл янында күләмле эш башкарыла: буйыйбыз, агартабыз. Һәйкәлебез бик зур һәм бик матур, шуңа күрә бик зур хезмәт таләп ителә.

Әйләнә-тирәбезгә  күз салыйк,  җиребезне чүпләмик, чиста тотыйк!

"Чиста һәйкәл" акциясенең төп максаты: Бөек Җиңү һәм Ватан сугышы турында гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиреңә, халкыңа, милләтеңә карата мәрхәмәтлелек, ветераннарга олы хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү.   
 

Хөрмәтле авылдашлар! 6нчы май 9 сәгатьттә, һәйкәл янында тантаналы митингка көтеп калабыз!  дип хәбәр итә Ор авылыннан үз хәбәрчебез Раушания Гайнуллина 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


һәйкәл

Нет комментариев