Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 79 ел

Аяз Гыйззәтуллин: «Батырларның даны мәңгелек!»

Бабама һәр елны Җиңү көнендә кыйммәтле бүләкләр биргәннәр.Җиңүнең 30 еллыгында аны «Запорожец» машинасы белән бүләкләгәннәр.

Минем әни ягыннан әбиемнең әтисе, Сәлахов Харис Сәлах улы,1922 нче елның 25 нче августында Арча районы Урта Бирәзә авылында туган.

Сугыш башланганда, бабама 19 яшь булган. Кыю егет үз теләге белән сугышкан киткән. Великие Луки шәһәре тирәләрендәге сугышларда катнашкан. Разведчик булган ул. Аларга хәрби киемнән фотога төшәргә рөхсәт ителмәгән, шуңа, кызганычка каршы, бабайның андый фотосы юк.

Бабай әниләргә, бераз булса да, сугыш хатирәләрен сөйли торган булган(мәктәптә укыганда, әниемнең бабай турында язган иншасы республикасы конкурсында җиңеп тә чыккан әле).

...Бервакыт разведкадан кайтканда, бабайлар төнлә ташландык 1 фермага кереп кунганнар. Баксаң, ферманың икенче башына немецлар кереп яткан булган. Таң алдыннан уянган да 2 як, араларында кул сугышы башланган.

Менә шулай сугыша торгач,1945 нче елның феврале җиткән. Разведкадан кайтканда, чәнечкеле чыбык астыннан чыкканда, бабайның аягы минага эләгеп өзелгән. Бабай 1945 нче елның августына хәтле госпитальдә яткан. Гангрена булып, әллә ничә операция ясаганнар.

Шулай итеп, бик күп орден-медальләр тагып, 1 аягын калдырып, гаярь егет туган ягына кайтып төшкән. Сугыш вакытында тракторда эшләгән Хәмсәнә исемле кызга өйләнгән, алар 5 балага гомер биргәннәр.

Сугыштан соң бабай колхоз рәисе булып эшләгән, юк кына гаеп өчен төрмәдә дә утырып чыккан.

Бабама һәр елны Җиңү көнендә кыйммәтле бүләкләр биргәннәр.Җиңүнең 30 еллыгында аны «Запорожец» машинасы белән бүләкләгәннәр.

Бабай оста гармунчы, оста җырчы булган. Дәртле биюче дә булыр иде, тик бер аягы юк бит. Гомере буе протез киеп яшәгән.
Бабай 58 яшендә үпкә чиреннән үлгән.Үләр алдыннан аның соңгы сүзләре мондый булган: "Их, яшисе дә яшисе иде әле!"

...Шундый кыю һәм тәвәккәл бабам белән, аны фотолардан гына күреп белсәм дә, мин чиксез горурланам! Аның кебек гаярь йөрәкле чын егет булып үсәсем килә. Батырларның даны мәңгелек!

#мойгероймоясемья

Аяз Гыйззәтуллин,

Балтач гимназиясенең 3 нче инженер сыйныфы укучысы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #МойГеройМояСемья