Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 79 ел

«Дога кылырга кабере бар хәзер» (фото)

Билгесезләр — 252есе бер кабергә, медальоннары янәшә табылган алтысы, өчәрләп (якын ятуларына карап), ике кабергә һәм читтәрәк, ялгызы булганы аерым кабергә иңдерелә. Мулахмәт солдат җәсаде ике плендашы белән бергә җирләнә.

Үткән көздә Белоруссия эзтабарлары сиксән елдан артык башта хәбәрсез югалган, аннан әсирлектә үлгән дигән хәбәре генә билгеле булган Муллахмәт Мәхмүт улы Мәхмүтовның медальонын таба.

Балтач районының Көек авылында туып-үскән, 83 ел элек шуннан фронтка киткән, 1942 елның гыйнваренда тоткынлыкта үлгән Муллахмәт солдатның сөякләре күптән түгел җир куенына иңдерелә. Аның гына түгел, тагын өч татарстанлының (Сарман, Тәтеш, Яңа Чишмә районнарыннан чакырылган Иван Гусаров (1918 елгы), Михаил Никитин (1919), Федор Данилов (1900) — барысы 260 элекке совет солдатының калдыклары бу көнне хөрмәт белән җирләнә. 

Билгесезләр — 252есе бер кабергә, медальоннары янәшә табылган алтысы, өчәрләп (якын ятуларына карап), ике кабергә һәм читтәрәк, ялгызы булганы аерым кабергә иңдерелә. Мулахмәт солдат җәсаде ике плендашы белән бергә җирләнә. 

Вакыт күп узган шул инде. Мулахмәт солдатның балаларына бу көнне күрергә насыйп булмый. Оныклары Фоадия, Фәния, оныкчыгы Рәмзил исә, чакыру алуга, Минск шәһәренә юлга кузгала. Күрше Салавыч авылында гына яшәүче оныгы Фоадия белән әнә шул сәфәр, әнә шул вакыйга турында сөйләштек. 

— Муллахмәт бабай әниебез Факиянең әтисе. 1900 елда туган. Ул чорына күрә укымышлы, белемле була. Зиһене яхшы дип, алты яшеннән муллага йөрткәннәр, 12 яшендә Казан мәдрәсәсенә укырга биргәннәр. Дүрт ел укып кайта. 

Заманалар үзгәргәч, укуын дәвам иттерергә куркалар. Чордашлары кебек, авылда эшли. Әбиебез белән гаилә корып, җиде бала үстерәләр, аларның икесе сугышка кадәр үлә. Бабай сугышка киткәндә әниебезгә ун, төпчекләре Хәтирәгә бер яшь кенә тулган була. Өлкән балалары Хәсән дә сугышка китә, шунда һәлак була. Кызганыч, бабаебызга сугыш авырлыгын гына түгел, әсирлек газапларын да күрергә туры килә. 

Ул җәфаланган Минск шәһәрендә оештырылган «Шталаг-352» концлагере аша барлыгы 140 меңнән артык совет әсире үткән, алар сугышның башында ук әсирлеккә төшкәннәр, шуларның 80 меңе үлгән.Үткән көздә бабаебызның медальоны табылу турында хәбәр килде, Белоруссия җитәкчелеге бу язда Татарстан җитәкчелеге аркылы безгә чакыру җибәрде.

Сеңлем Фәния, абыебыз Рафисның улы Рәмзил белән бардык. Бөтенесе күңелгә тия торган итеп, бик уйлап оештырылган иде. Рәсми кешеләр дә, безнең кебек чакырылган туганнары, дәвамчылары да килгән. Һәркайда совет солдатына, безгә хөрмәт һәм игътибар сизелеп торды. 

Бабайларыбызның исемнәре мемориаль "Хәтер китабы"на язылды, каберләренә мәрмәр плитәләр куелды. Без дә, туган як туфрагы алып барып, бабабыз каберенә салдык, Минск җәмигъ мәчетенә кереп, аның рухына дога кылдырдык. Әбиебезнең, әниебезнең һәм туганнарының барып дога кылырга кабере дә юк ичмаса дигән хыяллары чынга ашты. Хәзер без аның кайда күмелгәнен беләбез. Ул чарада ниләр кичергәнебезне хәтта аңлатып бетереп булмый. Без соңыннан туганнарым белән әлеге концлагерьның музеенда булдык. 

Алар анда коточкыч шартларда тотылган, ачлыкка һәм җәзалауларга түзә алмый, көн саен йөзләгән, кайсыбер көннәрдә 200-300 кеше вафат булган. Аларны траншеялар казып, шунда атып кына барганнар. Әлеге концлагерь булган урыннарда, тирә-як районнарда әле дә эзләнүләр бара икән.

Быелгы җирләү чарасы инде дүртенчесе диделәр. 2016 елда — 147; 2022 елда — 144; 2023 елда — 852 совет солдатының калдыклары шушылай зурлап, хөрмәтләп, җир куенына иңдерелгән булган. Бабабызның медальоны табылу бер могҗиза булды. Шушы изге эштә катнашы булган, безне эзләү, табуга хезмәтләре кергән кешеләрнең барысына без бик рәхмәтле.

Гөлсинә Хәбибуллина

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Муллахмәт Мәхмүтов