Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 79 ел

Фәйзулла Гарифуллин бәйрәм алды котлаулары кабул итте (фото)

Венгриядәге чуалышларны бастыруда катнашкан райондашыбыз кунакларны шатланып каршы алды.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин Салавыч Сәрдегәне авылында яшәүче Венгриядәге чуалышларны бастыруда катнашкан Фәйзулла Гарифуллин янында кунакта булды. Ветеранны бәйрәм белән котлап, район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Фәйзулла Гарифулла улы Гарифуллин 1938 елның 24 мартында Сәрдегән авылында туа. 1942 елның сентябрендә Сәрдегән башлангыч мәктәбенең беренче классына укырга керә. Дүртенче сыйныфны тәмамлаганнан соң Салавыч урта мәктәбендә укуын дәвам итә. 

1953 елда Совет Армиясе сафларына алына һәм 1957 елга кадәр хезмәт итә. 1956 елда Венгриядәге чуалышларны бастыруда катнаша.
Арбаш кызы Зәйтүнә белән гаилә корып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, Зәйтүнә апа инде күптән гүр иясе. Фәйзулла абый төп нигездә улы Муса, килене Раушания тәрбиясендә бик кадерле кеше булып гомер кичерә.

#МойГеройМояСемья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #МойГеройМояСемья