Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 79 ел

«Сугыш афәте гаиләм язмышында»

Тарих һәм хәтер... Бу ике төшенчә бер — берсеннән аерылгысыз. Тарих ул үткәннәр өчен түгел, ә бүгенге һәм киләчәк көн, бүгенге һәм киләчәк буыннар гыйбрәт һәм сабак алу өчен кирәк.

Сугыш — куркыныч сүз. Сугыш дип әйтүгә күзалдына үлем, кан, иксез-чиксез газаплар, хәсрәтләр, әрнүләр килеп баса. Бөек Ватан сугышы бездән бик еракта калды, безнең әтиләребез, хәтта бабаларыбыз да анда катнашмады, әмма безнең ветераннар белән очрашулар, сугыш чоры балаларының истәлекләре аша шул вакыт авырлыкларын, газапларын аӊлыйбыз. Без, XXI гасыр балалары, шулай ук шул Сугыштан кайтучыларның, Сугыш чоры балаларының оныклары!

Мәшһүр полководец А. В. Суворов: «Яу кырында үлгәннәрнең соңгысы күмелмичә торып, сугышны беткән дип санарга ярамый», — дигән үтә хикмәтле сүзләр әйтеп калдырган. Әйе, безгә батырларыбызны барларга, санларга, данларга бик тә вакыт!

Сугышта һәлак булганнарга багышлап «Хәтер китаплары» чыгарылу, партизаннар хәрәкәтләрендә, дошманга каршы яшерен оешмалар эшчәнлегендә катнашучылар, шулай ук әсирлектә булган, коллыкка куылган кешеләр турында яңа мәгълүматлар табылу күңелләрдә якты өметләр уята.

Минем гаиләм тарихында да сугыш үз эзен калдырган… Минем бабам, әтиемнең бабасы — Таҗиев Шакир Сабир улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1921 елның 5 февралендә Кариле авылында туган. Карадуган һәм Яңгул мәктәпләрендә укып сигез сыйныф белем ала. Ул чор өчен гадәти булган тормыш авырлыклары алга таба уку мөмкинлеге бирми. Шакир Таҗиев Балтач МТСында слесарь-инструментальщик булып эшли башлый.

1941 елның апрелендә Шакир Таҗиев хәрби хезмәткә алына. Беренче көннәреннән Бөек Ватан сугышы фронтларына керә, сапер булып хезмәт итә. Орел, Воронеж шәһәрләре өчен барган авыр сугышларда катнаша. Курск дугасы исемен алган хәлиткеч бәрелешләрнең уртасында була, авыр яралана. Госпитальләрдә озак дәваланып 1944 елда туган авылына кайта. Сугышчан батырлыклары өчен Беренче һәм Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Ш. Таҗиев Кили, Пүскән, Нормабаш мәктәпләрендә хәрби хәзерлек укытучысы, Норма сельпосы кибетчесе, шушы сельпоның рәисе, рәис урынбасары, хәзерләүче булып эшли. Бабам 1992 нче елның гыйнвар аенда вафат була. Шунысы кызганыч, минем сугышта катнашкан бабам безнең көннәргә кадәр яши алмаган, ә аның сөйләгәннәре үзеннән түгел, ә туганнардан һәм якыннардан килә. Мин Шакир бабам белән бик горурланам. Без һәр ел саен гаиләбез белән 9 нчы май-Җиңү бәйрәме көнендә аның каберенә чәчәкләр салабыз, Ринат бабам безгә аның турында истәлекләрен сөйли. 

Тарих һәм хәтер... Бу ике төшенчә бер — берсеннән аерылгысыз. Тарих ул үткәннәр өчен түгел, ә бүгенге һәм киләчәк көн, бүгенге һәм киләчәк буыннар гыйбрәт һәм сабак алу өчен кирәк. 

Без тыныч дөньяда яшәвебез өчен, сугыш кайгыларын, югалтуларын күрмәгән өчен ветераннарга бик рәхмәтлебез! Мин туган илем белән горурланам! Мин шушы авыр елларда Ватаныбыз сагында торучылар белән горурланам. Алар минем өчен чын геройлар! 

Киләчәктә Җирдәге барлык балалар да сугышның нәрсә икәнен тарих дәреслекләре битләреннән генә белсеннәр иде дигән хыялым бар минем. Чын күңелемнән кайчан да булса теләгем чынга ашар дип ышанам. 

#мойгероймоясемья

Сабирова Зәринә, 

Норма урта гомуми белем мәктәбенеӊ 5 нче сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #МойГеройМояСемья