Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 79 ел

Зилә Корбанова: «Беркайчан сугышлар булмасын! Тынычта яшәсен Җир шары!» (фото)

Әбием Бибисара Гәләветдин кызы сугыш вакытында тылда фидакарь хезмәт куя.

1941 нче елның 22 нче июнь иртәсендә немец — фашист гаскәрләре тыныч күгебезне бозып, безнең илебезгә басып керәләр. Көтмәгәндә, чик буендагы шәһәр, авыллар бомбага тотыла, җимерелә, яндырыла. Менә шулай итеп Бөек Ватан сугышы башланып китә һәм ул 1945 нче елның 9 нчы маена кадәр дәвам итә. Бу дәһшәтле сугышта безнең илебез җиңеп чыга. Быел бу Бөек җиңүгә 79 ел.

Сугыш җиле һәрбер гаиләнең ишеген кага һәм тарихта үзенең мәңге онытылмас кайгы- хатирәләрен калдыра. Мин әле сигезенче сыйныфта гына укысам да, бу сугышның никадәр куркыныч булганын дәү әтиемнең сөйләгәннәреннән беләм. Ә аңа әтисе, ягъни минем карт бабаем ачынып сөйли торган булган. 

Минем дәү әтиемнең әтисе — Корбанов Җәләлетдин Корбангали улы, аның абыйсы Корбанов Әхмәтгали Корбангали улы, дәү әтиемнең әнисенең абыйсы Гатиятуллин Сабир Гәләветдин улы бу дәһшәтле сугышта катнашалар. Әхмәтгали абый һәм Сабир абый илебез өчен барган көрәштә батырларча һәлак була. Җәләлетдин бабам 1938 нче елда хәрби хезмәткә чакырыла. Ул төзәүче-тупчы булып хезмәт итә. Хезмәт чорында ук инде Фин сугышында катнаша. 

1941 нче елны хезмәт срогы тулып, туган якларына кайтам гына дигәндә, Бөек Ватан сугышы башланып китә. Бабам сугышның беренче сәгатеннән үк тигез булмаган бәрелешләрдә катнаша. Өч тапкыр авыр яраланып, госпитальгә эләгә. Алар бөтен госпитальләре белән әсирлеккә төшәләр. Ач, ялангач килеш немецлар аларга авыр эшләр йөклиләр. Нинди генә авырлыклар кичерсәләр дә, алар бирешмиләр, түзәләр. 1944 нче елда Совет гаскәрләре концлагерьдан безнең әсирләрне коткаралар. 

Алар арасында 89 кг нан 32 кг га гына калган бабам да була. Югалткан авырлыгын, сәламәтлеген күпмедер кире кайтару өчен аны хәрби госпитальгә салалар. Ул туган авылына 1947нче елда гына кайтып җитә. 2002 нче елны бабай 84 яшендә вафат була. 

Әбием Бибисара Гәләветдин кызы сугыш вакытында тылда фидакарь хезмәт куя. Аларны, яшь кызларны — урман кисү, окоп казу кебек авыр эшләргә җибәрәләр. Аннары колхозда бригадир, өлкән ат караучы булып һәм башка эшләрдә катнашып, ул да Бөек Җиңүгә үзенең өлешен керткән. Әби белән бабаем белән сугыштан соң гаилә корып, ун бала үстерәләр. 

Әбием өчен Җиңү китергән май ае икеләтә кадерле: бу айда аның туган көне дә иде. 2022нче елның окябрь аенда 99нчы яшендә әби бакыйлыкка күчте.
Беркайчан сугышлар булмасын! Тынычта яшәсен Җир шары! 

#МойГеройМояСемья

Корбанова Зилә,

Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең 8нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев