Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Бездә яңа бәйге: “Кыш гүзәле – 2018”

Берсенә тавыш бирәбез, икенчесен башлыйбыз. Исегезгә төшерәбез: 25 декабрьдан сайтыбызда “Кышкы романтика” фотолар бәйгесенә тавыш бирү башланды. Ул 8 гыйнварга кадәр дәвам итә.

Шул ук вакытта бүгеннән яңа бәйгегә старт бирергә булдык. “Кыш гүзәле – 2018” – исеменнән күренгәнчә, Балтач гүзәлләре (яшь мөһим түгел), киенгән Кар кызлары, кар бөртекләре, карчәчәкләр һәм шушы гүзәллекләрне тасвирлаган сыннар булырга мөмкин. Шулай булгач, бәйгебездә фантазиягә урын күп һәм килгән фотолар да күп булыр дип уйлыйбыз.

Бәйгенең шартлары турында алга таба үхәбәр итәрбез. Әлегә фотога төшә, төшерә торыгыз. Димәк, бәйге дәвам итә, бәйге башлана...

Конкурс эшләрен, әлеге сылтама аша кереп үзегез урнаштырырга кирәк. Моның өчен "Предложить нового участника" төймәсенә чиртергә, үзегез турында мәгълүматны һәм бәйгегә фотосурәтне калдырырга кирәк. Сайт мөхәррире сезнең эшне карап чыга, таләпләргә туры килә икән, сайтка чыгара. Юк икән Сезнең белән элемтәгә керә, шуның өчен телефон номерын дөрес итеп язуыгыз сорала. Бәйгә бары тик әлеге эшләр генә кабул ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыш гүзәле – 2018