Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Игътибар: белми калмагыз! Бездә яңа конкурс: “Кышкы романтика”

Кыш, чыннан да, бик матур, аклык-сафлык төсе булган карлары, бураннары, бәс-сыкылары, кабатланмас пейзажлары һәм шул матурлык эчендәге сихри мизгелләрнең шаһите булган кешеләре, җан ияләре белән тагын да матур.

Ә без сезне әнә шул матурлыкны башкалар белән бүлешергә чакырабыз. Бүгеннән конкурска фотолар кабул итә башлыйбыз. Ә 25 декабрьдан 8 гыйнварга кадәр тавыш бирү булачак, ә 9 гыйнварда бәйгегә нәтиҗә ясалачак. Әлеге фото матур табигать күренеше дә булырга мөмкин, үзегез, балалар белән бәйле кызыклы мизгел дә,  кыскасы, үзегез кышкы романтика дип санаган фотоларны безгә юллый аласыз.

Конкурс эшләрен, әлеге сылтама аша кереп үзегез урнаштырырга кирәк. Моның өчен "Предложить нового участника" төймәсенә чиртергә, үзегез турында мәгълүматны һәм бәйгегә фотосурәтне калдырырга кирәк. Сайт мөхәррире сезнең эшне карап чыга, таләпләргә туры килә икән, сайтка чыгара. Юк икән Сезнең белән элемтәгә керә, шуның өчен телефон номерын дөрес итеп язуыгыз сорала. Бәйгә бары тик әлеге эшләр генә кабул ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кышкы романтика