Конкурс 2018 елның 1 июленнән алып 30 октябренә кадәр дәвам итә. Анда 14 яше тулган һәркем катнаша ала.
Балтач районының коррупциягә каршы көрәш комиссиясе, “Хезмәт” газетасы белән берлектә, район күләмендә “Коррупция: журналист карашы” дигән тема астында үткәрелә торган иҗади конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.
Конкурс эшләре түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 422250, Татарстан Республикасы, Балтач районы, Балтач бистәсе, Ленин урамы, 42нче йорт, 3нче кат, 309нчы бүлмә (район башлыгы ярдәмчесе Гарипова Э.Ф.). “Коррупция: журналист карашы” дип куярга онытмагыз. Тулырак мәгълүмат «Хезмәт»нең baltaci.ru сайтында.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев