Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Игътибар яңа бәйге: “Безнең кече туганнар”

Сайтыбызда өр-яңа бәйге башлыйбыз. Ул “Безнең кече туганнар” дип атала. Кече туганыбыз дип без кемнәргә-нәрсәләргә дәшәбез?! Әлбәттә, йорт хайваннарына.

Шулай булгач, бәйгебез дә нигездә этләрдән-мәчеләрдән гыйбарәт. Алардан кала попугай, кенәриләр дә булырга мөмкин. Ат белән кәҗә дә ярый, кемнеңдер сарыгы да бик кадерле булырга мөмкин. Өй шартларында хомяк, күсе, йомран, бурсык тотучылар да аз түгел. Аквариумда балык, ташбака тәрбияләүчеләр дә җитәрлек. Әйдәгез әле, йортыбызда асралучы, җаннарыбызны иркәләүче, күңелләребезне дәвалаучы “кече туганнарыбыз” белән, яки алар янәшәсендә фотога төшеп, baltaci.ru сылтамасы буенча кереп сайтка урнаштырыйк. Рәхимле бәндәләр генә асрый ала ул йорт хайваннарын, диләр. Димәк, нигә яшереп ятарга, миһербанлы булуыбызны күрсәтик, тиз генә кәрәзлетелефонга фотога төшик тә, фотосурәтләрне “Хезмәт” сайтына урнаштырыйк. Җәһәтрәк булыйк!

Ә бүләккә нәрсә көтәсен беләсезме?! Әйтәбез, сер түгел – “София” мебель кибете тәкъдим иткән йомшак ПУФИК көтә! Башладык: Шалт бер фото!...

Фотолар 16 - 30 апрель кабул ителәчәк, ә тавыш бирү исә 1-13 май көннәрендә булыр дип тәгаенләнә. Киттек, хәерле сәгатьтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең кече туганнар