Капка төпләрегездә ниндидер максат белән иске тәгәрмәчләр бар икән, аларны юк итүегез сорала
Капка төпләрендә тәгәрмәч эчләрендә чәчәкләр үстерергә ияләнгән кешеләр өчен дә кагыла бу кисәтү.
1 апрельдән чисталык икеайлыгы башланып китте. Кемдер инде көздән үк үзенең тирә-юнен чистартып калдыра һәм яз көне кар эреп бетү белән янәдән чисталыкны кайгырта. Кемдер аяк асты җилләгәнне көтә, кемдер чисталык мәсьәләсен уйлап та карамый. Апрель аеның беренче числоларыннан чисталык өчен җаваплы булган белгечләр районыбыз территориясендә йөреп, административ хокук бозучыларга кисәтүләр ясады, штрафка тартылучылар да бар.
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе юл буе полосаларыннан файдалануның билгеләнгән тәртибен үтәүне тәэмин итү буенча Казан шәһәреннән белгечләр һәм Арчаның Төньяк территориаль идарәсеннән эколог Зөһрә Гыйльметдинова чисталык икеайлыгы кысаларында районыбызга килгәннәр иде. «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева белән берлектә без районыбыздагы карьерларга керү юлларын, алар янында тиешле юл билгеләре булуны тикшереп чыктык. Шулай ук карьердан чыга торган юлдан төп юлга пычраклар чыгу-чыкмау да күзәтелде. Чепья, Түнтәр, Арбаш карьерларына керә торган юлларны тикшергәннән соң, белгечләр барлык таләпләрнең дә саклануын әйттеләр.
Ләкин рейд болар белән генә тәмамланмады. Районыбызга килгән белгечләр Чепьяда юл кырыенда яткан тәгәрмәчләргә һәм Балтач-Әтнә юлында басуда яткан полиэтиленнарга да игътибар иттеләр. Бу җирләргә хуҗа булган кешеләр закон нигезендә җаваплылыкка да тартылдылар.
Шушыннан чыгып һәркемне кисәтәсе килә. Капка төпләрегездә ниндидер максат белән иске тәгәрмәчләр бар икән, аларны юк итүегез сорала. Капка төпләрендә тәгәрмәч эчләрендә чәчәкләр үстерергә ияләнгән кешеләр өчен дә кагыла бу кисәтү. Чөнки тәгәрмәчләр табигатькә дә, кеше сәламәтлегенә дә зыян китерә торган калдыклар булып торалар. РФ Административ хокук бозулар Кодексының 8.2 маддәсе 1 өлеше нигезендә хокук бозучыларны административ җаваплылыкка тарту да каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев