Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Чисталык

Укучыбыз зары

Каенлыктагы мәйданчыкны чүп баскан “Узган ел ленталар белән Каенлык урамындагы балалар мәйданчыгын бик матур итеп ачканнар иде, быел инде караучы да юк, чүп үләне баскан.

Андагы ул чытырманлыктан балалар ничек кереп уйный икән?”, дигән зарын шалтыратып җиткерде олы яшьтәге бер абзый. Бу мәсьәләгә, әлбәттә, битараф кала алмадык һәм шул урынга барып, проблеманы үзебез күрергә булдык. Беренче карашка чыннан да мәйданчык янын чүп үләннәре баскан һәм бу бер дә матур күренеш түгел, тик якынрак килеп карасаң, мәйданчыкның тирә-юне бер метр чамасы чабылган. Моны сез фотолардан да күрә аласыз. Олы буын кешеләренең зур тырышлык белән башкарылган хезмәтләрне саклап тотарга омтылуын аңлап була. Бу шулай булырга тиеш тә һәм без алардан үрнәк алып, бу мәсьәләгә дөрес карарга тиешбез. Шушында килеп йөргән балалар әлеге хәлне күреп, артыгын эшләмәсәң дә ярый икән дип үсмәсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев