Бүген мәчетләребездә Ураза Гаете намазлары укылды
Дин һәм тормыш

Бүген мәчетләребездә Ураза Гаете намазлары укылды

Кояшлы Гает иртәләренең матурлыгы күңелләребезгә иман нуры булып күчсен

Бүген мәчетләребездә Ураза Гаете намазлары укылды. Район үзәк мәчетендә Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин дин кардәшләребезгә бәйрәм котлаулары ирештерде.

 

Мөселман дине вәкилләре Аллаһ ризалыгы өчен тоткан уразаларының кабуллардан булуын һәм ил-көнгә иминлек, тормышларыбызга бәрәкәт, тәннәребезгә сихәт, кешелек дөньясына сәламәт акыл, сәламәт рух теләп дога кылды.

 

Кояшлы Гает иртәләренең матурлыгы күңелләребезгә иман нуры булып күчсен, тыелганнардан тыелып, гөнаһлардан арынып,  иман нигезләре белән яшәргә язсын.

    Баш мөхәррир фотолары

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Ураза гаете

Нет комментариев