Гыйбрәтле хәл: дәүләт шәме... дәүләт эше өчен
Дин һәм тормыш

Гыйбрәтле хәл: дәүләт шәме... дәүләт эше өчен

“Синең белән сөйләшкәндә мин, дәүләт шәмен сүндереп, үземнекен яндырдым”

Пәйгамбәребезнең сәхабаларыннан булган Гомәр ибн әл-Хатаб дәүләт башлыгы, хәлиф булган заманнарда, аның янына дусты килә. Шул вакытта ул янып торган шәмне сүндереп, икенче шәмне яндыра. Дусты аның бу эшенә гаҗәпләнеп, нигә болай эшләгәне хакында сорый.

Ул: “Бу шәм дәүләтнеке һәм мин аны дәүләт эшләрен эшләгәндә генә кулланам. Ә синең белән сөйләшкәндә мин, дәүләт шәмен сүндереп, үземнекен яндырдым. Дәүләт хисабына безнең сөйләшеп утыруыбыз яхшы булмас”.

Фото: pixabay.com/ru

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


ислам

Нет комментариев