Татар җәмәгатьчелеге өчен бу — зур югалту
Казандагы күп мәчетләрнең архитекторы Искәндәр Насыйров вафат. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мәрхүмнең китүен авыр кайгы итеп кичергән һәркемгә сабырлык телим. Татар җәмәгатьчелеге өчен бу — зур югалту. Нәзарәт һәм шәхсән үземнән чын күңелдән Искәндәрнең якыннарының һәм туганнарының тирән хәсрәтен уртаклашам», — ди Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев