Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Коръән басу серләре

1785-1805 елларда Балтачлыларның беренче басма Коръәнне булдырудагы өлеше

Басма Коръәннәр тарихыннан

1530 елда Италиядә= басылып чыккан Коръән типографиядә эшләнгән беренче басма Коръән булып санала. Ул 1694 елда Германиядә дә дөнья күрә. Бу китаплар, башлыча, фәнни максатларны күздә тотып бастырылган. Коръән басмаларын өйрәнүче галимнәр әлеге басмаларда шактый күп хаталар киткәнлеге турында хабәр итә.

Гарәп илләрендә, Төркиядә һәм Россиядә Коръәннең басма варианты булганчы, аны кулдан күчереп  язганнар һәм китап итеп төпләгәннәр. Мәсәлән, 1990 елда Германиядә рус һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән «Казан татарларының декоратив гамәли сәнгате» исемле фотоальбомда Түнтәр авылы искә алына. Авторлары сәнгать дөньясының күренекле белгечләре Гүзәл Сөләйманова-Вәлиева һәм Розалина Шаһиева (Москва, «Советский художник»). Китап-альбомның «Каллиграфия» дигән бүлегендә авторлар болай дип язган (45 бит): «XVII-XIX гасырларда Казанның үзендә дә китап күчереп язучылар һәм каллиграфистлар җәмгыяте булган. Татар хаттатлары (каллиграфлары) шулай ук, Урта Азиянең һәм Истамбулның күренекле китапханәләрендә иҗат иткәннәр. Мәсәлән, Бохарадагы танылган Сарайбҗа китапханәсендә көнчыгыш китапларын күчереп язу буенча Казан артындагы Түнтәр авылы каллиграфларының тулы бер династиясе хезмәт иткән.  Алар «куфи» почеркында гадәттән тыш оста иҗат иткәннәр. Әмма аларның кемнәр булуы турында мәгълүмат юк.

Р.Фәхретдин үзенең «Асар» китабында Кукмара төбәгендәге Буҗи Асты (хәзер Аш-Буҗи дип атала) авылында 1700 елларда мәншүрсез (указсыз, ул чорда Диния Нәзарәте булмаган) имам Ибраһим бине Ядкәр үз гомерендә Коръәнне 90 тапкыр күчереп язганлыгын әйтә.

1762-1796 елларда Россия белән Екатерина II идарә итә. Мөселманнарга дин тотарга, мәчетләр төзергә ирек бирүче беренче патша ул. Күпмилләтле һәм төрле диндәге халыкның үзара тату-тыныч яшәвен, шул очракта гына илнең көчле-куәтле була алуын дөрес аңлаган ул. Казан губернасында гына түгел, Төньяк Кавказ төбәкләрендә дә мәчетләр төзергә рөхсәт биргән. Мөселманнар өчен Диния Нәзарәте ачкан. Җәмигъ мәчетләренә үз мәхәлләләрендә туган, үлгән затларны, никахлашуларны теркәп барырга боерган. Аның фәрманы белән 1787 елда Петербургтагы шәхси немец эшмәкәре Шнор басмаханәсендә гарәпчә текст белән Коръән басыла башлаган. Хәзерлек эшләре берничә елга сузылган. Казаннан галим, каллиграф мулла Усман Исмаил (исеме тарихи чыганакларда шулай язылган) чакыртылган. Ул Европа типографияләрендә эшләнгән шрифтларны кулланмый. Барысын да өр-яңадан үзе башкара. Кәгазьдә һәрбер хәрефнең эскизын эшли. Гарәп алфавитында сузык аваз хәрефләре юк. Сүзләрне дөрес аваз белән уку өчен, хәрефләрнең өске һәм аскы өлешләренә хәрәкәләр (махсус тамгалар) куела. Мисал итеп, татар телендәге өч сүзне алыйк: Казан, авыл һәм дога. Бу сүзләрдәге: «к, в, о» хәрефләрен татар телен аңлаган кеше бу сүзләрне бертөрле авазлар кулланып укый. Татар телен аңламыйча укучылар башка авазлар куллана. Югыйсә, хәрефләр бер үк.

Гарәп алфавитында ике яки берничә аваз белдерүче хәрефләр күп. Гомумән, Коръән текс-тын уку бик җаваплы. Бердән ул көйгә салып укыла, икенчедән, һәр хәрефне дөрес аваз белән яңгыратырга кирәк. Анда икеләтелгән хәрефләр дә, кайсы иҗеккә басым куясы да, кайсы урында авазны нинди озынлыкта сузарга, кайсы урында кыска итеп әйтү әһәмиятле. Мәдрәсәләрдә Коръәнне дөрес укырга өйрәтү «тәҗвид» ысулы дип атала. Тәҗвид өчен хәрефләрнең өске ягына һәм аскы ягына махсус тамгалар куела. Моңа ошаш тамгалар кайбер хәрефләрнең үзләрендә дә бар. Кайсы урында кыска итеп әйтү әһәмиятле. Гарәпләр өчен Коръәнне дөрес укырга өйрәтү катлаулы түгел. Чөнки ул аларның ана теле. Ә менә ана теле гарәп теле булмаганнар өчен электән үк Коръән хәрефләрнең өске ягына һәм аскы ягына махсус тамгалар куелган. Моңа охшаш тамгалар кайбер хәрефләрнең үзләрендә дә бар.

«Казан басмасы»

Менә шушыларны истә тотып, Усман Исмаил Коръән хәрефләренең эскизын эшләгәндә тәҗвид тамгалары аерылыбрак торсын өчен хәрефләрнең вертикаль үлчәмен 20 кегльгә (типография берәмлеге буларак, 1 кегль якынча 0,376 мм.га тигез) җиткерә. Бер үк вакытта ул язмача булган хәрефләрне басма форма рәвешенә кертә. Шуңа күрә, Усман Исмаил хәрефләре белән басылган Коръән китабы мөселман дөньясында «укырга иң җайлы булган» вариант дип кабул ителгән. Алга таба ул «Казан басмасы» буларак таныла.

Усман мулла хәрефләр иҗат итеп кенә калмый, басманың тулаем әдәби редакторы да, техник редакторы да, тулаем каллиграфисты (хәзергечә әйтсәк, дизайнеры) да була. Коръән текстында аятьләр арасына бәләкәй чәчәк кую тәртибен ул кертә. Һәр биттә полялар ясап, Коръән эчтәлегенә аңлатмалар да язып бара. Ул хәреф җыючылар хезмәтенә Петербургның икенче дивизиясенең икенче ротада хезмәт итүче, белемле татар солдатларын-матросларын: Хәмзә Мамышев, Гали Рәхмәтуллин һәм Корбангали Исхаковны бирүләрен сорый. Ул чорда татар солдатлары белемле булулары белән аерылып торган. Матрос хезмәтенә аеруча белемле солдатлар тупланган. Сенат әлеге татар матросларын типография эшчеләре итеп файдаланырга рөхсәт бирә. Аларның типографиядәге эшләре армия хезмәтенә санала. Типографиянең бөтен чыгымнары казна акчасына башкарыла. Шулай итеп, 1787 елда Россиядә Коръәннең беренче басмасы дөнья күрә. Аның тиражы 1212 данә була, янә 1789 елда — 1200, 1792 елда — 1200, 1796–1797 елларда — 3600 данә бастырыла. Әлеге Изге китапларның ике данәсе (ул Екатерина Коръәне дип йөртелә) Мәскәүдә Россия Милли катапханәсендә саклана. Аның берсе махсус эшләнеп шәхсән патшабикәгә бүләк ителгәне. Икенче данәсе шул чордагы коллекционер граф Пётр Сухтелен китапханәсе сакланмасыннан.

1796 елда шәхси типографияләр эшчәнлеге кысырыклана һәм әлеге «Азиатская типография» 1797  елда ябыла. Казан сәүдәгәре, патша армиясенең отставкадагы унтер-офицеры Габделгазиз Бурашев 1797 елда патша Павел Iгә мәдрәсәләр өчен типографиядә 2 дәреслек бастырырга рөхсәт сорый. Әмма рөхсәт бирелми.

1798 елда патша Павел I Казанга килә. 1800 елда мөселман дини әдәбиятын нәшер итүне чикләү бетерелә. Г.Бурашев Петербургтагы «Азиатская типография»дән Коръән басу өчен кирәкле җиһазларны (шрифтларны һәм ике басу станогын) сатып ала һәм Казанга алып кайта. 1803 елның августында Казанда мөселман халыкларының изге китабы Коръән беренче мәртәбә типографик ысулда басылып чыга. Шул елдан башлап, 1919 елга хәтле Казанда Коръәннең гарәпчә тексты чыгарылып килә. 1803нче елгы беренче Казан басмасы һәм 1809 елга хәтле булган басмалар, Петербург басмаларыннан аермалы буларак, ике томда, ике мәртәбә кечерәк форматта нәшер ителгән. 1809 елдан алып Петербург басмаларының зур, бер томлы форматы яңартыла.

XIX гасырның беренче яртысында бу «Казан басмасы» бренды белән танылган Коръән Россиядә генә түгел, Төркиядә һәм Якын Көчыгыштагы гарәп илләрендә дә киң тарала. 1859 елга кадәр ул барлыгы 150 мең данә басылган. Әлеге «Казан басмасы» Петербургта басылган Усман Ибраһим Коръәненнән әлләни аерылмаган. Шул ук шрифтлар сакланган.

Хәреф җыючылары Петербургтан кайткан Хәмзә Мамышев һәм Гали Рәхмәтуллин булган. Алар озак еллар дәвамында биредә эшләп, яшь кадрларның остазлары буларак та билгеле. Казандагы бу типографиядә Усман Ибраһим эшчәнлеге турында бернинди мәгълүмат та юк. Типография тулаем Диния Нәзарәте контроле астында булган. 1829 елда гарәп шрифтлы әлеге «Азия басмаханәсе» тулаем Император Казан университеты типографиясенә кушылган һәм эшчәнлеген шунда дәвам иттергән.

Коръәннең кулдан язылган күчермәләре X гасырга кадәр нигездә куфи почеркында язылган. Әкренләп башка почерклар (шрифтлар) да гамәлгә керә башлаган. Хәзерге вакытта интернетта латин, Кирилл шрифтлары шикелле гарәп шрифтлары да күптөрле. Мондый төрлелек шамаильләр иҗат итү өчен кулай. Типографияләрдә нигездә аның 4 төре киң кулланыла: 1. Мәдинә шрифты. Ул гарәп илләре басмаларында һәм Төньяк Кавказ республикалары мәдрәсәләрендә киң кулланыла. 2. Казан басмасы шрифты. Россиядә, Урта Азия илләрендә, Төркиядә урын алган. 3. Төрек шрифты. Ул нигездә Казан басмасы шрифтына нигезләнгән һәм Төркиядә Коръән бас-канда киң кулланыла. 4. Нәсх шрифты. Гарәп илләрендә төрле документлар башкаруда, киң нәшрият эшчәнлегендә кулланыла.

Усман Исмаил кем һәм кайдан булган?

Интернетта һәм тарихи чыганакларда аның турында мәгълүмат күп. «Казан галиме», «мулла» диелгән. Шуннан ары бернинди мәгълүмат та юк. Туган һәм вафат булу елы, тамырлары кайдан булуы турында берни дә язылмаган. Шушы сорау-га ачыклык кертү өчен бөтен гомерен Коръәнне өйрәнүгә багышлаган Нурия ханым Гәрәева зур көч куйган. Ул үзе чыгышы белән Балтач районыннан. Әтисе Тархан (Нөнәгәр янәшәсендәге) авылыннан – Шөгаеп Галиев диндар Муллагали абзый улы, әнисе – Мөхәммәдҗан Юнысов кызы – Мөсаббиха Кариле авылыннан. Нурия ханым ТР Фәннәр Академиясе, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, Әдәбият һәм Сәнгать институты галимәсе, тарих фәннәре кандидаты. Ленинград Дәүләт университетының Көнчыгыш Телләре факультетын һәм Ленинград Фәннәр Академиясенең Көнчыгыш Телләре институтының Якын Көнчыгыш секциясе бүлегендә аспирантура тәмамлаган. Күп төрле телләрдә фәнни аралаша ала. Ул 240 ел элек булган тарихка кереп чумган һәм өйрәнгән. 1780-1796 елгы Петербургтагы «Азиатская типография» эш кәгазьләрен уку өчен борынгы латин телен өйрәнгән. Бу шәхси типография нимес эшмәкәрләренеке булган Һәм архив язмалары борынгы латин телендә икән. Н.Г.Гәрәева документлар арасыннан Коръән шрифтларын эшләүе һәм әлеге басманы тулаем башкаручы төп галим Усман Исмаилнең «Арча шәһәре тирәсендәге Түнтәр авылы мулласы» икәнлеген тапкан. Аннары ул минем белән элемтәгә керде һәм Түнтәр тарихын җентекләп өйрәнде.

Гали ишанның оныгы, имам Мөхәммәтнәҗип Түнтәри, авыл тарихын язып калдырган. Әлеге язмалардан күп нәрсә ачыкланды. Усман Исмаил, әти-әнисе кушкан бунча Госман Исмәгыйль улы 1744 елда Түнтәр авылында туган. Балачакта Габдерразак хәзрәттән башлангыч дини белем алган. Габдерразак муллалар нәселеннән, әби-бабалары Казаннан, Явыз Иваннан соң әти-әнисе Питрәч төбәгендә яшәгән. Икенче дулкын белән көчләп чукындыру чорында (1730 еллар), җәмәгате белән Түнтәргә килеп урнашкан. Мөгаен, аның Казаннан куылган муллалар нәселләре белән элемтәсе зур булгандыр, Түнтәрдән 3 сәләтле егетне: Госман, Габделхәмид, Сәгыйдне Дагыстанга муллалыкка укырга җибәргән. Аннан  кайткач, Габделхәмид Кукмара төбәгендәге Мәчкәрәгә урнашкан һәм анда үзе муллалар әзерли торган мәдрәсә ачкан. Сәгыйд Оренбург янәшәсендәге Каргалыда (Сәед бистәсе) имам булып урнашкан, Госман остазы янында калып, Түнтәрдә имам булган. Мөхәммәтнәҗип хәзрәт аның турында түбәндәгеләрне язып калдырган: «Борынгы картлар сөйләвенчә, Госман хәзрәт үткен акыллы булган, русча яхшы белгән һәм замана хәлләреннән, дәүләт нихамнарыннан (кануннарыннан) мәгълүматлы, җәмгыять эшләрендә хөкүмәт белән ике арада васитачылык (арадашчылык) кылыр булган. Моның заманында Түнтәр тирәсендә Урбар (хәзер Арбор дип атала) авылында Үтәгән мулла гонванлы (дәрәҗәле) Тархан (Дәвәрән) белән дус булып, җәмәгать эшләрен бергәләп эшләгәннәр дип сөйлиләр. Госман мулла заманча мәгыйшәт иткәнгә, яңа чыккан нәрсәләрне ала барып, самовар чыгу белән – бу тирәдә исеме дә ишетелмәгән вакытта алып кайтуы зур хадисә саналып, телләрдә дастан булып сөйләнеп, «Госман мулла бик гаҗәп машина алып кайткан, су белән ут бергә торса да, бер-берсенә зарар тиермиләр икән» дигән сүзләр ераккача ишетелеп, бу машинаны күрергә кырык-илле чакрымнардан килү-китүчеләр байтаккача кимемәгән». 1762 елгы Ревизия язмаларында аның чыгышы турында түбәндәге мәгълүматлар бар: «Исмәгыйль Котлычков, аның хатыны Гөләй Мәмәтколова, Адай авылыннан. Балалары: Исхак, Искәндәр, Рәхмәнкул, Бакир, Госман (20 яшь), Гомәр, Хәдичә... Госманның хатыны Хәлимә Йөрмәкова – 19 яшь, Пошалым авылыннан, кызлары Фатыймага – ярты яшь. Госман хәзрәтнең якынча 1785 елга кадәр Түнтәрдә имам булып торуы билгеле. Бу вакытта аңа 41 яшь булган. Аннан соң аның турында мәгълүмат юк. Бары тик, Мөхәммәтнәҗип хәзрәтнең фаразы гына бар: «Кабере Түнтәрнең яңа каберлегендә дип сөйлиләр. Урыны мәгълүм түгел». Алга таба түбәндәге мәгълүмат килеп иреште: Исмәгыйльнең бер улы Искәндәр Урыссу авылына (Ютазы район үзәге) нигез салучы икән. Бу хәбәрне миңа туган авылының тарихын өйрәнүче Салават Хөсәенов хәбәр итте. Хәзер ул Чаллыда яши. Янә бер мәгълүмат: Исмәгыйльнең тагын бер улы – Гомәр. Гомәр – Сәгыйть – Сәйфетдин – Сабит – Мөхәммәтзариф сызыкча шәҗәрәмдә минем бабайларым. Мулла Госман хәзрәтнең безнең нәселдән булуы белән без горурланабыз.

Габделгазиз Бурашев турында

Аның турында да интернетта һәм Татар энциклопедиясендә дә мәгълүмат бик аз. Туган һәм вафат еллары да, туган төбәге дә күрсәтелмәгән. Билгесез, диелгән. Нурия ханым Гәрәева аның турында мәгълүматларны эзләп тапкан. Баксаң, татарның күренекле галиме Әбрар Кәримуллинның 1979 елда басылган «Китап дөньясына сәяхәт: татар басма сүзе сәхифәләреннән» китабында Г.Т.Бурашев эшчәнлеге киң яктыртылган икән. Шулай ук 2021 елда нәшер ителгән ТР Милли китапханәсе галимнәре Раиф Мәрданов һәм Ирек Һадиевларның «Татарская книга», Р.Мәрдановның «Шәҗәрәләр» китапларында да Бурашев турында бик күп мәгълүмат тупланган. Шул чыганаклардан кайбер өзекләр китерәм: «Габделгазиз Туктамыш улы Бурашев – озак еллар буе патша армиясендә хезмәт итеп, унтер-офицер дәрәҗәсендә отставкага чыккан кеше. Үз хисабына татар типографиясе ачу өчен ул 1796 елда ук патшага мөрәҗәгать итеп карый. Рөхсәт ала алмагач, Петербургтагы Азиат типографиясендә мәктәп-мәдрәсәләргә китап басарга рөхсәт сорап Сенатка да керә. Әмма бу типография эшсез торуга карамастан, анда татар китаплары басудан баш тарталар». Мөгаен, Г.Бурашевның Госман Ибраһим белән элемтәсе булгандыр. Әмма бу турыда бернинди мәгълүмат та юк.

Ниһаять, 1800 елда Г.Бурашев Казанда беренче татар типографиясен ачуга ирешә. Ул типография өчен җайланмаларны Петербургтан Казанга үз хисабына алып кайта һәм Казанның ир балалар гимназиясенә (университетның төп бинасында) тапшыра. Сенат указы буенча типография арендага бирелеп, арендатор типография хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләргә һәм басмаханә бинасын карау, җылыту чыгымнарын һәм яктырту һ.б. чыгымнарны күтәрергә тиеш була. Типографияне оештыруда ул иң зур активлык күрсәткән кеше. Г.Т.Бурашев типографиянең беренче арендаторы, беренче типографы, беренче нәшире. Кызганычка каршы Бурашевның китап басып чыгару өлкәсендәге эшчәнлеген турыдан-туры чагылдырган материаллар архивта сакланмаган. ...Университет тарихына караган кайбер хезмәтләрдә Бурашевның 1801-1805 еллар эчендә (Коръән китабыннан тыш) 7 исемдә 17 басма китап чыгаруы күрсәтелә...» Ә.Кәримуллин Бурашев нәшер иткән ул дәреслекләрнең кайберләре берничә мәртәбә басылып, тиражлары 1200 дән алып 11 меңгә кадәр җиткәнлеген язган. Интернетта янә килеп, түбәндәге мәгълүматлар бар. Казандагы Азиат типографиясе Г.Бурашев карамагында булганда, «Казан басмасы» белән Коръән Кәрим 1803 елда 1500 данә басылган һәм алдагы елларда ел саен 1500-3000 данә басылган, диелә. 1805 елда Г.Бурашев типографиядән «читләштерелгән» дигән мәгълүмат та бар. Ул бит нәшир булмаган, ә бизнесмен , сәүдәгәр булган. Бизнесын сатканмы, яки башка берәр хәл булганмы? Бу турыда мәгълүмат юк. Китап авторлары бу аның вафаты белән бәйле булырга мөмкин, дип фаразлаганнар. Чөнки аңа бу вакытта 65 яшь булган.

Габделгазизнең нәселенә күз салыгыз. 1 буын. Акбулат (Янбулат), 1661. 2 буын. Туктамыш, 1699. 3 буын. Габделгазиз (1740), Даут (1743). 4 буын. Габделгазиз балалары: Сәгыйдә, Салиха, Әпсәләм (1762), Гобәйдулла... Бу документлар Малмыж өязе (хәзер Балтач районы) Нөнәгәр авылында 1762 елда халык исәбен алу документларында теркәлгән. Габделгазизнең бабасы Акбулатның исеме халык телендә бераз кыскартылып һәм үзгәртелеп, Булаш (Бураш) дип йөртелгәнлеге аңлашыла. Әнисе Тутыя Мостай кызы әтисе белән бер үк яшьтә булган. Габделгазиз Туктамыш улы һәм Әпсәләм Габделгазиз улы Малмыж өязендә сәүдәгәр буларак теркәлгәннәр... Бүгенге көндә Нөнәгәр авылында Бурашевлар нәселен дәвам итүчеләр яши. 1956-1959 елларда Чепья урта мәктәбендә минем классташым Бурашева Әминә укыды. Бүгенге көндә ул Ташкент шәһәрендә кызы янында яши. Кариле авылында яшәүче районыбызның шәҗәрәләр төзүчесе һәм аларны өйрәнүче танылган эзтабар Гөлсем ханым Миңнебаева да Бурашев шәҗәрәсен тулаем өйрәнгән. Баксаң, әнисе тармагы буенча, Г.Бурашевның бабасы Акбулат (Янбулат) аның да беренче буын бабасы булып тора икән.

Нурия ханым Гәрәева Россиядә беренче Коръән Кәримне бастыру, Госман Исмәгыйль һәм Габделгазиз Бурашев эшчәнлекләрен өйрәнеп, фәнни хезмәт язган. Әлеге 16 битлек материалны 2025 елның декабрендә Мәскәүдә нәшер ителә торган «Ислам в современном мире» журналының 4нче санында бастырып чыгарган. Мәкаләнең төп нәтиҗәсе Коръән Кәримне Петербургта һәм Казанда бастыруга Балтач якташларыбыз нигез салучылар булуын хәбәр итү була. Бу дәрәҗәле журнал халыкара фәнни басма буларак, ислам дөньясы галимнәре арасында тарала.

Әлеге язма интернеттан чүпләп алынган мәгълүматлар һәм галимә Н.Гәрәеваның фәнни эшеннән файдаланынып язылды.

 

Рәфхәт Зарипов,

Бөтендөнья Татар конгрессы медале иясе, Түнтәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коръән