Намаз укыганда сүрәләрне яттан белмәсәң, карап укырга ярыймы? Бу очракта намаз кабул буламы?
Дин һәм тормыш

Намаз укыганда сүрәләрне яттан белмәсәң, карап укырга ярыймы? Бу очракта намаз кабул буламы?

«Бөтенләй укымауга караганда кешенең намазны кәгазьдән карап булса да укуы хәерлерәк»

Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавабы:

-Бу очракта да төрле фикер яши. Галимнәрнең бер ише әйтүенчә, сүрәләрне карап укырга ярамый. Икенчеләре моның бер зыяны да юк дигән фикердә. Әмма шунысы хак: мондый кисәк сүз белән кешене куркытырга кирәкми.

Намаз укырга өйрәнгән чорда кеше сүрәләрне карамыйча булдыра алмый. Бөтенләй укымауга караганда кешенең намазны кәгазьдән карап булса да укуы хәерлерәк. Аннары үзеннән-үзе сүрәләр дә ятланачак.

Намазны карап укырга ярамый, дип өздереп әйтсәк, кешенең күңеле кайтырга, ул намазга басмаска мөмкин.

Чыганак: Динем - ислам

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Намаз уку

Нет комментариев