Тәһарәтнең тәртип сакланмаган очракта тәһарәткә кимчелек килми
– Онытылып китү аркасында, тәһарәтнең тәртибе үзгәрсә, ул дөрес буламы?
Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.
– Тәһарәтнең дүрт фарызы бар: битне юу, кулны терсәккә кадәр юу, башка мәсех кылу һәм аякны тубыкка кадәр юу. Ә калган гамәлләр алар сөннәт һәм дә мөхтәсәб гамәлләр булып торалар. Бу очракта тәртип саклау тәһарәтнең фарызына керми, тәртип сакланмаган очракта тәһарәткә кимчелек килми.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев