Сәхәр ашау һәм авыз ачу тәртибе
Дин һәм тормыш

Сәхәр ашау һәм авыз ачу тәртибе

Кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашау тәмамлана. Аннан соң авыз чайкала һәм ният кылына.

Тел белән ният әйтү — саваплы эш, аны башта үз телебездә әйтәбез: “Илаһи ният кылдым, бер Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, таң беленгәннән алып кояш баеганчыга кадәр Рамазан уразасын тотмакка”. Бу сүзләр гарәп телендә дә әйтелә: “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лил-ләәһи тәгааләә”.

Көн буена ураза тотканнан соң, кояш баегач, авыз ачарга тиеш булабыз. Су, тоз яисә берәр татлы җимеш белән авыз ачу саваплы санала. Аннан соң татарча: “Йә, Раббым, бер Синең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл. Йә, Раббым, Үзең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл”, — дип әйтәбез.

Белгән кеше дога кылып куйса, бу шулай ук гүзәл бер эш булыр, дип яза Кызыл таң. Ифтар кылганнан соң гарәпчә мондый дога укыла: “Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкый-кәфтәртү фиг-фирлии йәә гаффәру мә каддәмтү үә мә әххартү”.

 

Фото: pixabay.com.

Автор: Фануз Хабибуллин
 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


ураза сәхәр ашау авыз ачу

Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Эээмииин