Кайберәүләр дәва максатыннан дип чәй гөмбәсе суын эчә. Аны эчәргә ярыймы?
Сорауга Рамил хәзрәт Бикбаев аңлатма бирә:
–Әгәр эчемлек кешене исертми икән, аны эчәргә ярый. Әгәр күп эчеп исертсә, азы да хәрам була. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Берәр эчемлек күп эчеп исертсә, азы да хәрам була”. Чәй гөмбәсе суы кешене исертә дип белмибез.
Фото: pixabay.com/ru
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев