Илнат Фәрхуллин операция ясаткан
Эстрада йолдызлары

Илнат Фәрхуллин операция ясаткан

Үзегезне саклагыз һәм барысын да вакытында эшләп барыгыз, ди җырчы

Популяр җырчы Илнат Фәрхуллин Мәскәүгә килгән. Ләкин сәбәбе - концерт, мәҗлес үткәрү түгел. Җырчы калкансыман бизгә операция ясаткан. Бу хакта ул социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә операция алдыннан сөйләгән. Бу хакта «Шәһри Казан» яза.

- Мәскәүгә килүемнең сәбәбе операция. Моннан берничә ел элек калкансыман биз белән проблемалар бар иде. Узган ел: “Илнат калкансыман бизне алырга вакыт җитте”, - диделәр. Курыктым, бу июль азагы иде. Алда гастрольләр. Быел 16сы Казанда ясатасы идем, бер анализ начаррак булгач, Мәскәүгә килдем. Кирәкмәгән әйберне алып аталар да, барысы да яхшы була, Аллаһ бирса. Мин ел саен тикшеренеп тора идем. Шулай да үзегезне саклагыз һәм барысын да вакытында эшләп барыгыз, - ди җырчы.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Илнат Фәрхуллин

Нет комментариев