Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Бәрхет чәчәкне - чәйгә

Бәрхет чәчәкне күпләр чәйгә кушу өчен киптерә. Бу чәчәкнең төрләре шактый, кайсы файдалы һәм нәрсәдән?

Бәрхет чәчәк — файдалы үсемлек. Электән үк аны диарея, эч авыртудан файдаланганнар. Ул иммунитетны ныгыта, организмны сезонлы авырулар, салкын тидерүләрдән, вируслар һәм бактерияләрдән саклый. Халык медицинасында төнәтмәсе бәвел куу, тирләтү өчен, паразитларга каршы да кулланыла, седатив үзлеге бар, кан басымын җиңелчә төшерә. Гинекология авырулары, ашказаны асты бизе, шикәр чире борчыганда ярдәм итә. 1 чынаяк суга 1 чәчәк салып пешерергә һәм 15 минуттан сөзеп, көнгә 4 тапкыр чирегәр стакан эчәргә була.
Томау, гайморит борчыганда, бәрхет чәчәк төнәтмәсе белән ингаляция ясый аласыз. 0,5 литрлы чәйнекне кайнар су белән чайкарга, шуңа 5 бәрхет чәчәк салырга һәм кайнар су агызырга. Сөлге белән төреп пешерергә. 5 минуттан чәйнек борыныннан парны суларга, һаваны авыз аша чыгарырга кирәк. Бер борын ачылгач, икенчесенә күчәргә була.
Яңа өзелгән чәчәк согы бал корты, шөпшә чакканда да ярдәм итә.
Озак ятып, тән тишелә башлаган авыруларга, үкчә, терсәк тиресе катканда, бәрхет чәчәк маен сөртеп карагыз. 0,5 литрлы банкага вакланган бәрхет чәчәкне тутырырга, күмелгәнче чистартылган көнбагыш мае агызырга. Бер атна караңгы урында төнәтергә һәм сыгарга. Сихәтле майны суыткычта сакларга кирәк, аны көнгә 1-2 тапкыр проблемалы урыннарга сөртә аласыз.
Матдәләр алмашын яхшырту өчен, 1 литр суга 5 бәрхет чәчәк салып, талгын утта 3 минут пешерергә һәм сөзәргә. Иртән һәм кич 250 шәр мл эчә аласыз.

Чыганак: Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев