Чәч коелудан ничек арынырга?
Файдалы киңәш

Чәч коелудан ничек арынырга?

Байлык - аяк астында.

Дуслар, кычытканның әле яшь, сусыл чагы. Аны мөмкин кадәр киңрәк кулланып калыгыз.

Чәч коелудан интегүчеләргә яшь кычыткан суы ярдәмгә килер.

Кычытканны кайнап торган суга салып, 5 минут кайнатып алырга. Суынгач, сөзеп, юылган чәчне әлеге су белән чайкарга. Атнасына 2–3 тапкыр куллансагыз, нәтиҗәсе озак көттермәс, дип яза Кызыл таң.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Кычыткан

Нет комментариев