Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Эшне бәрәңге орлыгыннан башлыйк!

Яхшы уңыш алу өчен берничә киңәшне истә тотыгыз.

Орлыкка дигән бәрәңгене утыртырга 25-30 көн кала җылылык 18 градустан да ким булмаган якты урынга шыттырырга куегыз. Аларны тартмаларга салып, өсте-өстенә өеп куярга да мөмкин. Тик шуны искә алыгыз, бәрәңге торган урында һава температурасы төнлә 6 градустан да төшмәскә тиеш. Болай эшләсәгез, бик иртә бәрәңге ашарсыз.

«Язның бер көне елны туйдыра» дигән вакытны бакча тотучылар бик яхшы аңлый. Май башында, кагыйдә буларак, барлык «төп» яшелчәләр — бәрәңге, кишер, суган, чөгендер утыртыла.

Халык сынамышларына караганда, тузганакның сары чәчәге, яки каенда яфрак күренә башласа, бәрәңгене утыртырга була да инде. Быел март салкын булса да, апрельнең беренче көннәрендә үк аномаль җылы һава торышы көтелә, алдагы көннәрдә һава температурасы көндез 17 градуска кадәр җитәчәк. Синоптиклар аннан алдагы көннәргә дә уңай фаразлар бирә. Димәк, утырту эшләренә дә озак калмады.

Ай календаре буенча тамыразыкларны Ай кимегән көннәрдә утырту яхшырак. 14,15, 17, 21-23, 25-30 апрель,1-5, 7-10, 13-15, 22-24, 27-29 май бәрәңге утырту өчен уңайлы көннәр санала.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга