Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Гортензияне бик иртә ачмагыз!

Алар җәй буе чәчәктә утырсын өчен эшне яздан ук башлагыз.

Соңгы елларда бакчачылар гортензиянең нинди төрләрен генә үстерми?! Аның төрләре күп, ләкин эре яфраклы сорты аеруча матур була. Түгәрәк эре алсу, кызыл, зәңгәрсу төстәге чәчәкләре яфракларын каплап утыра. Бу күпьеллык куак җәй буена шау чәчәктә утырсын өчен аны дөрес итеп тукландырырга кирәк. Әлбәттә, эш яздан ук башлана.

Март яки апрель аенда гортензия тирәсенә 25-30 грамм азофоска гранулы сибеп чыгыгыз. Кар өстенә сипсәгез дә була.

Шуны истә тотыгыз, кышкылыкка каплаган гортензияне язын бик иртә ачарга ярамый. Һава температурасы төнлә 5 градустан күтәрелгәч кенә, ә көндез 10 градус җылы булганда бу эшне акрынлап башкаралар. Тәҗрибәле бакчачылар куакны берничә көн алдан кырыйларын ачып, җилләтергә киңәш итә. Гортензияне ачкач та, авыруларга бирешмәсен өчен фундазол белән эшкәртү яхшы булачак.

Яфраклар чыккач, әмма чәчәкләре күренгәнче тагын бер тукландырыгыз. Биш литр суга 1 миллиграмм эпин һәм 10 грамм мочевина кушып бутагыз һәм шуны иртән яки кич куакка сиптерегез.

Чәчәккә йомарланган вакытта өченче тапкыр тукландырырга кирәк. Биш литр суда 3 грамм күкертле калий (сернокислый калий), 5 грамм магний сульфаты, 8 грамм күкертле аммоний (сернокислый аммоний) кушып бутагыз һәм гортензиягә сиптерегез. Берничә атнадан соң куакка алсу төстәге сыек марганцовка эремәсе сибегез.

Чәчәк атканда 10 литр суга 30 грамм суперфосфат, 20 грамм аммиак селитрасы һәм 30 грамм күкертле калий кушып бутаган сыекчаны сибегез. Август уртасыннан мондый ашлама кертергә ярамый.

Соңгы тукландыруны вегетация тәмамланганнан соң үткәрәбез. 10 литр суга 20 грамм күкертле калий һәм суперфосфат яки 25-30 грамм фосфат монокалий кушабыз һәм куакка сибәбез, аннары төбенә туфрак өябез.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга