Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Җиләк уңышын бермә-бер арттыра!

«Кыш чыккан җиләкләрнең иске, авыру яфракларын кисеп, төпләрен йомшартып чыгабыз. Аралары киңрәк булса, көрәк очы белән генә казып чыгарга да була.

Шуннан соң әйбәтләп су сибеп чыгабыз. Сибү өчен эретмәне болай әзерлибез: 10 литр суга 0,5 чәй калагы бор кислотасы (кайнар суда эретеп салабыз), 0,5 чәй калагы марганцовка, 15 тамчы йод, 2 аш кашыгы нашатырь спирты салып болгатабыз.

Әйбәтләп болгаткач, дымлы җиләк төпләренә 0,4 литр салып чыгабыз. Бу катнашма җиләкләргә яшәү көче бирә, хәл кертә! Җиләк уңышын бермә-бер арттыра!

Шуның өстенә көл сибеп куйсагыз, тагын да яхшы була! Иренмичә шушыны эшләп сипсәк, быел викториягә башка берни дә сибәсе булмый", — дип яза Рәмзия Әхмәдуллина үз блогында.

Автор:Фануз Хабибуллин

Чыганак: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга