Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

ИҢ ТӘМЛЕ ПОМИДОР СОРТЛАРЫ

Һәр бакчачы помидор сортларын берничә максат белән сайлый

Һәр бакчачы помидор сортларын берничә максат белән сайлый: болай ашау, тозлау, консервлау, сок, салат ясау булырга мөмкин. Шул ук вакытта һәркемнең тәмле, баллы сортлар да үстерәсе килә. Соңгы елларда тәҗрибәле бакчачылар, коллекционерлар сынаган, аларның фикере буенча төзелгән исемлек белән танышыгыз.

🍅"Тайга" — уртача өлгерешле, югары уңыш бирә торган сорт, помидорлары 200-400 граммлы. Бу сортның помидоры чуар: тышы кызгылт яшел, эче кызыл-яшел-сары. Бик тәмле, хуш исле, баллы. 1,3 метрга кадәр үсә, теплицада 1-2 сабакка үстерергә була

.
🍅"Сластена" — иртә өлгерешле, югары уңыш бирә торган сорт, помидорлары эре түгел (100-200 граммлы), түгәрәк, кызыл төстә. Бик баллы. Бу сорт фитофторага, табигать көйсезлекләренә түзем.


🍅"Шапка Мономаха" — уртача өлгерешле, помидорлары 500-600 граммлы, алсу төстә, итләч, баллы. Бу сорт фитофторага бик бирешми, теплицада да, ачык грунтта да яхшы үсә.


🍅"Черный ананас" — уртача өлгерешле, югары уңыш бирә торган сорт, помидорлары эре (500-600 граммлы), тышы яшькелт көрән, эче кызыл-яшел-сары. Бик хуш исле, итләч, җиләк-җимеш тәмен хәтерләтә торган, баллы. Урта полосада теплицада үстерергә кирәк.


🍅"Арбуз" — уртача өлгерешле сорт, помидорлары 300-400 граммлы, аннан да эрерәк. Итләч, хуш исле, орлыгы аз, бик баллы. Урта полосада теплицада үстерергә була.


🍅"Сержант Пеппер" — уртача өлгерешле сорт, помидорлары 150-350 граммлы, йөрәк формасында, шәмәхә-кызыл төстә. Бик тәмле, баллы, итләч. Салкынга чыдам, температура көйсезлекләрен җиңелрәк кичерә, чирләргә чыдам. Теплицада да, ачык грунтта да үстерергә була.


🍅"Бабушкино" — уртача өлгерешле, югары уңыш бирә торган сорт, помидорлары 300-400 граммлы, аннан да эрерәк була. Итләч, баллы. Теплицада да, ачык грунтта да үсә.
(«Огород» сайтыннан)

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев