Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Йоклар алдыннан нинди ризыкларны ашарга ярамый?

Нутрицолог Наталья Зубарева сәламәтлекне һәм гәүдәнең зифалыгын саклап калу өчен, кичке вакытта кайбер продуктлар кулланудан баш тартырга киңәш итә

Беренче чиратта, йокы алдыннан аксымга бай ризыкларны кулланырга кирәкми, чөнки аны үзләштерү процессы озакка сузыла. Нәтиҗәдә, иртән үзегезне начар хис итү ихтималы бар. Белгеч сүзләренчә, организм кичке һәм төнге вакытта ял итәргә һәм үз халәтенә кайтырга тиеш. Шуңа күрә төнгә ашкайнату трактына тискәре йогынты ясый торган продуктлар (майлы, кыздырылган, ысланган ризыклар) кулланудан баш тартырга кирәк. Җиләкләрдән дә тыелу яхшы. Алар эчәклектә әчеп, эч күперергә мөмкин.

Моннан тыш, күп кенә киңәшләргә карамастан, Наталья Зубарева йокы алдыннан әче сөт ризыкларын кулланмаска кирәк, дип саный. Алар югары инсулин индексына ия, бу ашказаны асты бизен инсулин эшләп чыгарырга мәҗбүр итә. Монысы үз чиратында организмда май запаслары барлыкка килүенә китерә.

Шулай ук төнгә баллы ризык ашарга һәм исерткеч эчемлекләр кулланырга кирәкми.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев