Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Йомырка кабыгы - яхшы ашлама!

Җиләкләр уңсын өчен гади генә киңәшне истә тотыгыз.

«Берничә ел элек, йомырка кабыгы җиләк бирүче куаклар өчен бик файдалы ашлама, дип ишеткән идем. Инде ничә ел чи йомырка кабыгын ташлаганым юк, җыеп барам. Аларны юам, эчендәге элпәсен алам һәм, киптереп, тартмаларга тутырам.

Көз көне әлеге кабыкны уклау ярдәмендә изәм һәм яфрак койган куакларның төпләренә чокыр ясап салып чыгам һәм өстен туфрак белән күмәм. Кышкы дым әлеге файдалы ашламаны тамырга илтеп җиткерә. Ә уңыш елдан-ел арта, мин бик канәгать!» дигән бер ханым социаль челтәрләрдә.

Шунда ук комментарийларда бу ысулның, чыннан да, яхшы нәтиҗә бирүе турында язганнар.

Сез дә сынап карагыз!

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга