Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Йөрәк өчен дә бик файдалы!

Бакчада өлгергән җиләкне көн дә ашагыз.

Табиблар һәм диетологлар бакча җиләгенең көтелмәгән үзенчәлекләрен ачты. Күптән түгел «О самом главном» тапшыруында алар җиләкнең яман шешне, катаракта, глаукома, йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау һәм иммун системасының эшен яхшырту өчен файдалы булуы турында сөйләде.

Белгечләр бакча җиләгендә антиоксидантлар күп булуын һәм организмга онкология авыруларын кисәтүдә ярдәм итүен белдерә.

Табиблар, җиләк ашау күзләр өчен дә файдалы, дип билгели. «Шул ук антиоксидантлар безгә һәрвакыт катарактаны профилактикалауда булыша», — ди диетолог. Моннан тыш, җиләктә глаукома куркынычын киметүче антоцианнар бар.

Экспертлар сүзләренчә, бакча җиләгендә С витамины күп булу сәбәпле, ул иммун системасының эшен яхшырта. «Көнлек норманың 70 проценты 100 грамм җиләккә туры килә», — дип ассызыклый белгечләр. Җиләктә, шулай ук, җепселләр бар, ул иммунитет өчен дә файдалы.

«Антоцианнар, шулай ук, кан тамырлары торышына уңай йогынты ясый, атеросклерозның бер сәбәбе булган ялкынсынуны киметә», — ди белгечләр. Билгеле булуынча, җиләктә калийның күп булуы йөрәк мускулының яхшы эшләвенә ярдәм итә.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе