Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Каһвәнең нинди файдасы бар?

Каһвә арыганда көч өсти, күңелне күтәрә. Ул булганда, бернинди дару да кирәк түгел кебек. Шуңа күрә аның зыяны да юк сыман.

Табиб-гастроэнтеролог Индира Гыймалтдинова каһвә турындагы сорауларга ачыклык кертте.

– Каһвәнең нинди файдасы бар?

– Кәһвәнең сәламәтлеккә әллә ни файдасы юк. Кан басымын, кәефне күтәрергә кирәк булганда ярап куя ул. Моның өчен каһвә составындагы кофеинга рәхмәт әйтергә кирәк. Соңгы тикшеренүләр каһвәнең бавырга файдалы булуын күрсәткән.

– Атлаган саен каһвә эчү нәрсәсе белән куркыныч?

– Аны чамасыз кулланганда, иң беренче чиратта кешенең бит тиресе үзгәрә. Ул сорылана, төссезләнә. Каһвә кан тамырларын тарайта. Бу исә күз күрүен боза. Кеше начаррак, тоныграк күрә башлый. Бу сүзләрнең дөреслегенә инану өчен, махсус тикшерү дә уздырып карарга мөмкин. Өч атнага каһвәдән баш тартса, кешенең тән тиресе дә, күрүе дә яхшырачак. Каһвә үт куыгына да бәрә. Бу эчемлекне үз итүчеләрнең игътибар иткәне бардыр: каһвә эчкәч, бераз күңел болгана, кикертә, эч күбә, авызда ачы тәм кала. Бу – үт куыгына зыян килгән дигән сүз.

– Каһвә эчүнең көнлек нормасы бармы?

– Көненә фәлән кадәр генә эчәргә кирәк дигән чикләү юк. Шулай да аның күләме 200 миллилитрдан артмаса, яхшы. Аны сөт кушып сыегайтсаң, зыяны азрак булачак. Каһвәне көннең беренче яртысында – көндезге сәгать уникегә кадәр эчү хәерле. Каһвә организмнан суны чыгара. Шуңа күрә бер стакан каһвә эчкәннән соң, ике стакан чиста су эчеп куярга кирәк.

– Аппараттан сатып алып, баскан килеш кенә эчелгән каһвәнең файдасы күбрәкме, зыянымы?

– Андый каһвәнең файдасы юк диярлек. Үзең пешерә торган, бөртеклесенә өстенлек бирергә кирәк. Ул күпкә файдалырак.

Кайсы очракларда кәһвә эчү тыела?

 Хәвефле чакта. Каһвәдә кофеин күп. Ул исә кешене уятып җибәрә, дәрт өсти. Шуңа күрә артык эмоциональ, хәвефле кешеләргә каһвә эчү киңәш ителми. Әлеге эчемлектән соң аларның хәле тагын да авыраячак.

Кан басымы югары булганда. Каһвә кан басымын күтәрә. Шуңа күрә кан басымы болай да югары булган кешеләргә аның ни дәрәҗәдә зыянлы икәнен күз алдына китерәсездер.

Ашказанында, уникеилле эчәктә җәрәхәт булганда. Каһвә ашказанының, эчәклекнең лайлалы тышчасын ярсыта. Әлеге эчемлек йогынтысында җәрәхәт тә начар төзәлә. Ул эчәклекләргә дә тискәре йогынты ясый. Бигрәк тә эч күбүдән интеккән кешеләргә сак булырга кирәк.

Сидек юлы авырулары вакытында. Каһвә составындагы кофеин бу очракта авыруны тагын да көчәйтәчәк. Ник дигәндә, ул сидек кудыру үзлегенә дә ия.

Калкансыман биз авыруы, сөяк белән хилафлыклар булганда да каһвә эчүдән тыелып тору хәерле. Ник дигәндә, әлеге эчемлек сөякләрдәге кальцийны юып төшерә. Моннан тыш, ул калкансыман биз эшчәнлеген дә боза.

Анемия. Азканлылыктан интеккән кешеләргә дә каһвә белән дуслыкны өзәргә киңәш ителә. Кофеин тимернең организмда үзләштерелүенә комачаулый.

 

Динә Гыйлаҗиева

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каһвә