Кайчы үткенләргә була: фольга серләре
Файдалы киңәш

Кайчы үткенләргә була: фольга серләре

Кайчы үткенләнәчәк, шул ук вакытта тутыгы да юкка чыгачак.

Көмеш кашыкларны ялтырату өчен кулланырга мөмкин. 

Савытның төбенә фольга җәябез (ялтыравыклы ягы өстә калырга тиеш). Кашык-чәнечкеләрне шунда урнаштырабыз.

Стаканның дүрттән бер өлеше күләмендә содага, стакан тулганчы, җылы су агызабыз да, болгатып, савытка салабыз. 15 минуттан соң кашыклар, кибеттән алгандагы кебек, ялтырап калачак. 

* Фольга белән кайчы үткенләргә дә була. Моның өчен фольга кисәген кискәләргә генә кирәк. Кайчы үткенләнәчәк, шул ук вакытта тутыгы да юкка чыгачак. 

* Фольга җылылык кайтару үзенчәлегенә ия. Кер үтүкли торган тактаның тышлыгы астына шуны җәйгән очракта, кием бик җиңел һәм тиз үтүкләнәчәк.

Чыганак: vatantat. ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Фольга

Нет комментариев