Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Көнбагышта йөз төрле дәва бар

Халык табиблары простатиттан, депрессиядән, холестеринны киметү өчен, катарактадан һәм күз күремен яхшырту өчен түбәндәгеләрне киңәш итә.

«Катарактадан һәм күз күремен яхшырту өчен. 250 грамм кабыклы көнбагышка өч литр су коеп, 20 минут кайнатып алыгыз. Суынгач, сөзегез. Шушы суны көн саен теләгән кадәр эчегез.

Простатиттан. Көн саен бер-ике уч көнбагыш төше ашагыз. Әле шуңа өстәп, көн саен берәр аш кашыгы җитен, көнбагыш яки соя мае эчеп куйсагыз да яхшы.

Холестеринны киметү өчен. Бер стакан кабыксыз чи көнбагыш төшен шыттырыгыз. Моның өчен иртән көнбагышны дымлы тастымалга таратыгыз, өстеннән дә дымлы тастымал белән ябып куегыз. Дымны күзәтеп торыгыз — кипмәсен. 12-15 сәгатьтән яшел „борыннар“ күренер. Шыткан орлыкларны термоска салыгыз, өстенә 1 литр кайнап торган су коегыз. 3-5 минут кына ачык килеш тотыгыз да томалап куегыз. Төнне чыксын. Шушы төнәтмәне көнгә 3-4 мәртәбә, ашарга 20 минут кала, 3-6 ай дәвамында эчәсе.

Депрессиядән. Борынгы дәва китапларында да көнбагыш чиртергә киңәш ителгән. Гаҗәп түгел, В, С витаминнары, фолий кислотасы җитмәгәндә килеп чыга бит инде ул депрессия дигәннәре», дип яза «Саулык. Татар халык медицинасы».

Автор:Фануз Хабибуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көнбагыш