Күз авыртканда укроп булыша
Файдалы киңәш

Күз авыртканда укроп булыша

Укроп төнәтмәсе эчү бала имезүче әниләрнең сөтен арттырырга булыша.

— Укроп күңел болганганда булыша.

— Шикәр чире белән авыручы кешеләргә дә бик файдалы ул. Ник дигәндә, шикәр чире үзәк нерв системасын, йөрәк, бөер, бавыр, күз, аякны зарарлый.

— Күз авыртканда, салфетканы укроп төнәтмәсендә чылатып, шуның белән 20 минутка күзләргегезне каплагыз. Моны 20 көн дәвамында кабатларга кирәк. Төнәтмә болай ясала: 1 аш кашыгы орлыкка 1 стакан кайнап чыккан су коеп, 30 минут төнәтеп сөзегез.

— Укроп төнәтмәсе эчү бала имезүче әниләрнең сөтен арттырырга булыша.

— Укроп ярдәмендә бәвел тотмауны да 1 атнада дәваларга була. Кичтән 1 аш кашыгы укроп орлыгына 1 стакан су кайнатып салыгыз да җылы урында (термос булса, яхшырак) төне буе төнәтегез. Иртән ач карынга эчегез.

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


торлесе

Нет комментариев