Раковинадан нәрсә агызырга ярамый?
Күп кенә хуҗабикәләр раковинадан теләсә нәрсә агызып җибәрүдән бер дә курыкмый. Ә менә ул тыгылып, су китми башлагач кына хафага төшәләр
Торбаларны түбәндәге әйберләр тыгылдыра:
• Ризык калдыклары. Савыт-сабаны юар алдыннан яхшылап ризык калдыкларын чистартыгыз.
• Пешкән йомырка кабыгының вак кисәкләре раковинадан агызып җибәргән ризык калдыкларын клей шикелле үзенә туплый.
• Май. Торбалардагы майны юып төшерер өчен, раковинага вакыт-вакыт кайнар су салырга кушалар. Әмма пластик торбаларга кайнап торган су салырга ярамый, пластик бозыла.
• Кофе суда эреп бетмәгәнлектән, аның куесы торбаларның стеналарына ком шикелле утыра.
• Он калдыклары дымны сеңдерергә һәм күперергә сәләтле.
• Чәчләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев