Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Сырганак утырту буенча 6 киңәш

Сырганакны көздән, сентябрь азагы — октябрь башында утырталар.

1. Сырганакны көздән, сентябрь азагы — октябрь башында утырталар. Һава температурасы 3-4 градус җылы булырга тиеш. Сырганак утырту буенча 6 киңәш

2. Сырганакның үзегез яши торган төбәккә яраклаштырылган сортын сайлагыз. Чөнки ул кыштан соң иртә «уяна». Салкында туңарга мөмкин.

3. Бу куак кояш ярата. Бакчаның почмагы, койма буйларында яхшы үсәчәк. Ә менә тамырлары өстә булган куаклар янында, дымлы җиргә утыртырга ярамый.

4. Сырганакны утыртканда куак тамырыннан ике тапкыр зуррак диаметрда чокыр казырга кирәк. Төпкә дренаж салып калдырыгыз. Бигрәк тә грунт сулары өстә булса.

5. Субстратны компост һәм торфны 1:1 күләмендә салырга киңәш ителә. Әгәр дә туфрак «әче» икән, чокырга 200 гр суперфосфат салыгыз. Азот салырга кирәкми, тамырлар аны үзләре «суырачак».

6. Куакны утыртканнан соң төбенә 1-2 чиләк су сибәргә, мүлчәләргә кирәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сырганак