Туфракны ничек чистартырга?
Үсентеләр өчен әзерләгән туфракны корткычлар һәм авыру чыганакларыннан ничек чистартырга икән? Бер танышым духовкада кыздырам, ди. Алай эшләргә ярыймы?
Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ:
– Духовкада кыздыру — иң начар, зарарлы ысул. Духовкада кыздыргач, барлык микроорганизмнар үлеп бетә, ул гына да түгел, туфракның органик өлеше янып юкка чыга. Үлгән туфрак килеп чыга.
Үсентеләр үстерү өчен туфракны җылы, кояшлы көз көнендә әзерлибез. Балчыкны урман аланыннан казып алып кайтабыз, анда безнең бакчада үсә торган үсемлекләр авырулары юк, шулай булгач туфракны чистартуның да кирәге калмый. Аланда тигез урында кәсне шакмаклап кисәм һәм читкә алып куям. Аннан бер көрәк тирәнлектә (төрле урында төрлечә: кайда ярты көрәк, кайда көрәк ярым да булырга мөмкин) таралып торучы туфракны алып, капчыкларга тутырабыз. Бер капчыкка икешәр чиләк кенә туфрак салам, өч чиләк күтәрергә авыр. Өске кәсне кире урынына урнаштырабыз.
Өйгә кайткач, пленка җәеп, ике капчык туфракны бушатам, шуңа 1 аш кашыгы суперфосфат, 1 чиләк таралып торучы черемә, 0,5 литрлы банка белән агач көле кушам һәм яхшылап болгатам. Агач тамыры, суалчаннар, ташлар чыкса, читкә алып ташлагыз. Туфрак катнашмасын яхшылап юылган, йогышсызландырылган әрҗәләргә тутырып куям. Әрҗәләрне йогышсызландыру өчен пластик савытта 3-4 %лы бакыр купоросы эремәсе әзерлим һәм мунчала белән ышкып юам. Исегездә тотыгыз: бакыр купоросы эремәсен тимер савытта ясарга ярамый, агулы катнашама килеп чыга.
Шундый 10-12 әрҗә туфрак әзерләп куям. Әрҗәләрне берсе өстенә икенчесен куеп, пленка белән каплыйм. Алар язга кадәр өсте ябулы, коры, салкын урында торырга тиеш. Язын орлыкларны чәчәргә, утыртырга бер атна кала өйгә алып керергә, микроорганизмнар уянуын көтәргә һәм эшкә керешергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев