Укропны белеп кулланасызмы?
Файдалы киңәш

Укропны белеп кулланасызмы?

Укропның файдалары хакында белә идегезме?

— Укроп күңел болганганда булыша.

— Шикәр чире белән авыручы кешеләргә дә бик файдалы ул. Ник дигәндә, шикәр чире үзәк нерв системасын, йөрәк, бөер, бавыр, күз, аякны зарарлый.

— Күз авыртканда, салфетканы укроп төнәтмәсендә чылатып, шуның белән 20 минутка күзләргегезне каплагыз. Моны 20 көн дәвамында кабатларга кирәк. Төнәтмә болай ясала: 1 аш кашыгы орлыкка 1 стакан кайнап чыккан су коеп, 30 минут төнәтеп сөзегез.

— Укроп төнәтмәсе эчү бала имезүче әниләрнең сөтен арттырырга булыша.

— Укроп ярдәмендә бәвел тотмауны да 1 атнада дәваларга була. Кичтән 1 аш кашыгы укроп орлыгына 1 стакан су кайнатып салыгыз да җылы урында (термос булса, яхшырак) төне буе төнәтегез. Иртән ач карынга эчегез, дип яза Ватаным Татарстан.

фото

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


укроп

Нет комментариев