Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

ЮКӘ ЧӘЧӘГЕ ҖЫЯРГА ӘЗЕРЛӘНӘ ТОРЫГЫЗ!

Юкә чәчәге бик шифалы. Бигрәк тә ачылып бетмәгән чагында. Юкә агачының яфраклары да шифалы. Тәүлекнең иң озын көннәре вакытында шифалы үләннәрне җыярга тырышырга кирәк.

Юкә чәчәге ялкынсынуга каршы көрәшә, бәвел кудыра һәм спазмнарны киметә, авыртуны баса, тынычландыра. Йөткергәндә какырыкны да кубара ала. Төрле авырулар вакытында температураны да яхшы төшерә.
Салкын тигәндә, бронхит булганда, кан басымы югары булганда, түбәндәге төнәтмә булыша: 15 гр кипкән чәчәккә 1 стакан кайнар су салалар. 20-30 минут төнәтеп, сөзеп, бал белән эчәләр.
Йокысызлыктан: бер стакан кайнар суга бер аш кашыгы юкә чәчәген чәй кебек пешереп эчегез.
Юкә чәчәген коры көннәрдә чәчәкләр ачылганчы җыялар һәм 40-50 градустан югары булмаган температурада киптерәләр. Юкә чәчәкләрен кояшта киптерергә ярамый, чөнки алар төсен генә түгел, шифалы үзлекләрен дә югалта. 

 

АКЧАРЛАК газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев